news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәктәп баланы 10 сыйныфка кабул итүдән баш тарта аламы? – Мәгариф министрлыгы җавабы

news_top
Мәктәп баланы 10 сыйныфка кабул итүдән баш тарта аламы? – Мәгариф министрлыгы җавабы
Фото: © «Татар-информ»

«Россия Федерациясендә белем бирү турында»гы закон һәркемгә урта гомуми белем алу мөмкинлеген гарантияли. Шуңа күрә, мәктәптә буш урыннар була торып, укучыны 10 сыйныфка кабул итүдән баш тарту законсыз гамәл санала. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Мәктәпләр, буш урыннар булган очракта, укуны дәвам итәргә һәм 10 сыйныфка калырга теләүчеләрнең барысын да кабул итәргә тиеш. 10 сыйныфка укучыларны индивидуаль сайлап алу аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган оешмаларда яисә профильле укыту очрагында гына рөхсәт ителә. Индивидуаль сайлап алу тәртибе үтә күренмәле һәм регламентланган булырга тиеш», – диелә ведомствоның «Татар-информ» өчен әзерләнгән хәбәрендә.

Сайланган мәктәптә урын булмаса, Мәгариф идарәсе органнары территориаль яктан уңайлы булган башка мәктәптә урын бирергә тиеш, дип аңлаттылар министрлыкта.

Укучыны 10 сыйныфка кабул итүдән законсыз нигездә баш тарту очрагында ата-аналар 8 (843) 237-74-65 һәм 237-74-84 телефоннары аша ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына мөрәҗәгать итә ала.

Моннан тыш, https://obrnadzor.tatarstan.ru/obrashenie_grajdan.htm интернет-порталы аша мөрәҗәгать юлларга мөмкин. Шулай ук «ВКонтакте» социаль челтәрендәге https://vk.com/obrnadzor_tatarstan рәсми төркемдә хәбәр калдырырга була.

Министрлык мәгълүматларына караганда, 14 июльгә 10 сыйныфка кабул итүгә бәйле сораулар белән 13 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шулар арасыннан 6 мөрәҗәгать күченү сәбәпле белем бирү оешмасын сайлау һәм укырга керү турында норматив-хокукый актларны аңлатуга һәм башка гомуми мәсьәләләргә бәйле, шулай ук 6 мөрәҗәгать универсаль сыйныфлар ачуга кагыла. 10 сыйныфка кабул итүдән баш тарту турында 1 мөрәҗәгать (Казанның 175 нче гимназиясе) кабул ителгән.

Департамент катнашында республиканың 3 мәктәбендә универсаль сыйныфлар ачылган, 1 бала үзе укыган мәктәпнең 10 сыйныфына кабул ителгән. 6 мөрәҗәгать итүчегә 10 сыйныфка кабул итү һәм кирәкле документларны тапшыру тәртибе турында аңлатма бирелгән, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар