news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мәктәп бәдрәфендә аңсыз килеш тапканнар»: Башкортстанда ике укучы кыз агуланган

news_top

Башкортстанда берьюлы 2 укучы кыз дару белән агуланган. Кызларны мәктәп бәдрәфендә аңсыз хәлдә тапканнар, дип яза «База» телеграм-каналы.

Бу хәл Акбирде авылында була. «База» мәгълүматлары буенча, 11 апрельдә мәктәп бәдрәфендә 16 һәм 15 яшьлек ике кызны тапканнар. Аларның берсенең хәле авыр, икенчесенеке уртача авырлыкта булган.

Кызлар баклосан препараты белән агуланган булып чыккан: аны укучыларның берсе әнисеннән урлаган. Баклосан – бары тик табиб рецепты буенча бирелә, ул үзәк нерв системасын зарарлый торган авырулар вакытында мускулларның гипертонусын бетерү өчен билгеләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар