Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мактанудан туктасаң иде» – Ришат Фазлыйәхмәтовка киңәш биргәннәр

news_top_970_100
«Мактанудан туктасаң иде» – Ришат Фазлыйәхмәтовка киңәш биргәннәр
Фото: Ришат Фазлыйәхмәтовның шәхси аккаунтыннан

Тиздән җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның туган көне җитә икән. Шул уңайдан, ул гомер бәйрәмен «Уникс» концертлар залында тамашачысы белән бергә каршыларга ниятләгән.

Ә, гомумән, быел Ришат концерт программасы белән гастрольләргә чыкмаган. Моның сәбәбен ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә түбәндәгечә аңлаткан: «Беләсезме, ничектер быел шулай итәргә йөрәгем кушты. Дөньяда барган хәлләр минем күңелемә дә кагылмый узмады, димәк. Җыр-моң якынайта, җанны дәвалый – анысы хак. Ләкин бик күп аналарның газиз балалары сугыш кырында, монда нинди җыр-моң ярдәм итә алсын... Бу – әзрәк башка очрак», – дигән. Шулай да, туган көне уңаеннан гына ул, үзе әйтмешли, «өзелеп көткән тамашачысын үзенең моңнарыннан аермаска» карар иткән.

Сәхифәсендә соңгы куйган постында Ришат чәчәк бәйләме белән төшкән фотосурәтен урнаштырган һәм, үзенә ничә яшь тулуын искәртеп, болай язган.

«Әй, минәйтәм, шушы чәчәкләрдәй чәчәк кебек чагым. Карап торсаң, әле ничава бит мин, име? Хәер, тормышта бу кадәр үк чибәр түгелмендер инде. Тәтишканың (хатынына ул шулай дәшә. – авт.) телефонында ниндидер кушымтасы бар, җыерчыкларны шунда төзәткәләп бирә. Фотолар 70 тапкыр аның контроле аша уза.

Вәт замана... 34не тутырам быел. Әле генә 33яшемне сезнең белән Пирамида концертлар залында каршы алган идем, инде бер ел «выжт» узып та киткән. Неүжәли, шулай тиз уза гомер?! Аннан соң, 30 яшьлекләр би-и-ик өлкән булып күренә иде миңа элек. Хәзер карыйм да – егетләр кебек.

Яшьләргә шундый сорау бирәсем килә: без – 30ны тутырганнар – чынлап та, шундый яшьме ул? Әллә миңа бары тик күзләрне тикшертергә вакыт җиткәнме?» – дип шаярткан Ришат.

«Иң матур вакытларыгыз!», «40та да махы бирмибез әле», – дип җавап биргәннәр аңа виртуаль дуслары.

«Җырлап-биеп ятасың», «Мактанудан туктасаң, тагын да матур булыр идең»,– дип, җырчының язганнарын килештермәүчеләр дә табылган.

«Ә сине ник сугышка алмыйлар?», «Малаеңа алиментлар түләдеңме?» – кебек четерекле сораулар да килеп ирешкән Ришатка «яраткан» хейтерлары тарафыннан.

Фото: Ришат Фазыйәхмәтовның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100