Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мактанчык» – Зәмирә Рәҗәпова машина йөртү таныклыгы алу тарихын сөйләгән

news_top_970_100
«Мактанчык» – Зәмирә Рәҗәпова машина йөртү таныклыгы алу тарихын сөйләгән
Зәмирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге битеннән

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрдә Автомобильчеләр көне белән котларга булган. Шул уңайдан ул үзенең «права»га кайчан укуы турында язган.

«Правага безне 10 класста укыта башладылар. Хезмәт дәресендә, мәҗбүриләп. Бөтен класс китте машина йөртергә өйрәнергә, без ике кыз – тегү курсына. Бер алъяпкыч тектек тә, ике бала белән мәшәкатьләнмибез, дигәннәрдер инде, безне дә «водительләр» курсына җибәрделәр. Әй карыштым, әй барасы килмәде. Әлеге дә баягы әни «бар, кирәге чыгар» дип укытты. Мин: «Мәңге машина йөртмим, минем кайдан машинам булсын!» – дигән идем. Хәзер тәүлекнең яртысы рульдә уза. Права алганга 26 ел, рульдә – 17! Исән-сау, казасыз, штрафсыз һәм ременьны эләктереп йөрик», – дип язган ул.

«Мактанчык», «Хәзер машинаны эте дә, бете дә йөртә инде. 20-30 ел элек машиналы кеше әллә кем кебек иде. Хәзер бер дә шаккатырлык түгел инде», – дип комментарий калдыручылар бар.

«Минем мәктәп тарихым һәм 17 еллык машина йөртү стажым сезнең күңелегезгә тияр, дип уйламаган идем», – дип җавап биргән Зәмирә Рәҗәпова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100