Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

МакSим яңа егет белән Алтайга киткән дигән хәбәр дөресме?

Эшмәкәр Антон Петров белән бик катлаулы аерылышудан соң җырчы шәхси тормышын сер итеп сакларга тырыша.

news_top_970_100
МакSим яңа егет белән Алтайга киткән дигән хәбәр дөресме?
"СтарХит" сайтында җырчының яңа романы турында хәбәр чыкты. "Җырчы сәламәтлеген яхшырту өчен Алтайга китеп барган. Журналистлар аның бу якларга ялгызы гына түгел, ә яңа егет белән баруын ачыклаган. Бу кеше Олег исемле һәм шоу-бизнестан бик ерак тора. Алар биш йолдызлы кунакханәдә тукталган. Якында гына таулар һәм кедр урманы үсә", - диелгән әлеге хәбәрдә.

"Анда берничә ел элек барган идем. Бу тауларны башка бер тау белән дә чагыштырып булмый. Гаҗәеп матурлык. Сагынам. Гомумән, Россия буйлап сәяхәт итәргә яратам. Актив, хәтта экстремаль ял яратам", - дип сөйләгән булган җырчы бер интервьюда.
  • Татарстан кызы Марина Максимова сәхнәдә МакSим исеме белән чыгыш ясый. 35 яшьлек артистның ике кызы бар. Тугыз яшьлек Александра һәм өч яшьлек Марияне ул үзе генә тәрбияли. Күптән түгел генә МакSимның җитди авырып, сәхнәдән китүе билгеле булган иде.
МакSим үзе инстаграмда бу гайбәтләргә нокта куйды. Җырчы бернинди дә романнары булмавын әйтә. "Гайбәтләргә ышанмагыз, минем шәхси тормышымда берничә ел даимилек хөкем сөрә", - дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100