Максим Топилин: «Рәис командасы кешеләргә уңайлы шартлар тудыру максаты белән берләшкән»
Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин Татарстан Республикасындагы икътисад үсеше турында фикерләрен җиткерде.

Татарстан санкцион басым шартларында сакланган тотрыклылыкны күрсәтә. Республика мондый үсешне ничек булдырды?
Татарстан еш кына новаторлык идеяләрен һәм проектларын гамәлгә ашыруда лидер. Санкцияләргә карамастан, икътисад үсеше бара, һәм инвестицияләр җәлеп ителә. Бу – күп очракта Рөстәм Нургали улы тәҗрибәсе, профессиональлеге һәм инициативалылыгы, хезмәт сөючәнлеге, республика халкының тырышлыгы нәтиҗәсе. Республика Хөкүмәте Рәис җитәкчелегендә кешеләрнең сорауларын тыңлый һәм ишетә, ышанычлы диалог төзеп, аларга оператив рәвештә җавап бирә. Нәтиҗәдә, Татарстанда инновацион инфраструктура барлыкка килә, социаль объектлар төзелә, һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен барысы да эшләнә. Әлбәттә, потенциаль инвесторлар да, федераль ведомстволар да бу зур эшне күрә, Татарстан халкының потенциалын гамәлгә ашыру өчен яңа мөмкинлекләр бирә.
Федераль үзәк ярдәменең нинди конкрет механизмнары Татарстан өчен бу чорда аеруча нәтиҗәле булды?
Республика икътисадының тотрыклы үсешенә үз вакытында кабул ителгән чаралар комплексы йогынты ясады, дип саныйм. Аерым алганда, бу – инновацион инфраструктураны, шул исәптән махсус икътисади зоналарны үстерү эше. Әлеге мәсьәләдә иң мөһим аспектларның берсе – новаторлык идеяләрен тиз арада кабул итү һәм гамәлгә ашыру. Республика Хөкүмәте Рәис җитәкчелегендә актив рәвештә күп кенә яңа башлангычларны хуплый, мәсәлән, Татарстанда тест форматында партнерлык финанславы турындагы канун гамәлгә ашырыла, ул Якын Көнчыгыш илләреннән һәм башка илләрдән инвесторлар өчен тагын да кызыклырак.
Эшкуарлык инициативасына ярдәм итүдә, инновацияләргә өмет итүдә һәм инвесторлар өчен шартлар тудыруда республика җитәкчелеге стиле нинди роль уйнаган?
Бизнес ияләре республикада башкарылган эшне, ә иң мөһиме, биредә һәрвакыт яңа идеяләр һәм тәкъдимнәргә ачык булуны күрә, чөнки Рәис командасы кешеләр тормышы өчен уңайлы шартлар тудыру максаты белән берләшкән.
Сезнең тәҗрибә буенча, Рөстәм Миңнеханов инновацион инфраструктура һәм икътисади проектларны районнар һәм шәһәрләр үсеше белән бергә алып барамы?
Татарстаннан депутат буларак, мин Казанда гына түгел, республика районнарында да эшлим. Авылларның ничек үсүен беләм. Мисал өчен, быел мин гадәттәгечә республиканың Апас, Кама Тамагы һәм башка муниципаль районнарында объектлар төзүне тикшерәм. Моннан тыш, кайбер үзгәрешләрнең инициаторы булам.
Тиздән Апас районында яңа «Яратель» кошчылык фабрикасы эшенә старт биреләчәк: биредә яңа технологияләр дә, эш урыннары да, азык-төлек куркынычсызлыгы да каралган. Яңа фабрика проекты 2021 елда башланды: планнарда – елына 655 миллион йомырка җитештерү, аны 850 миллионга кадәр арттыру мөмкинлеге булачак.
Сез республиканың җәлеп итүчән имиджын формалаштыруга һәм биредә «тормышның яңа сыйфатын» булдыруда Рәис һәм аның командасы керткән өлешне ничек бәялисез?
Көчле лидердан башка уңышлы үсеш мөмкин түгел – моны без Владимир Путин мисалында да, Рөстәм Миңнеханов мисалында да күрәбез. Илнең, төбәкнең үсеше – оста җитәкчелек итү һәм ачык диалог нәтиҗәсе! Һичшиксез, республика искиткеч нәтиҗәләргә ирешә. Ләкин без тукталып калмаячакбыз, яңа идеяләр эзләячәкбез. Тагын да зур уңышларга ирешергә кирәк!
Фотолар Максим Топилинның шәхси архивыннан