Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Максим Шевченко: Әйтегез әле - берәр русның, татар телен өйрәнеп, рус булудан туктаганы бармы?

Публицист һәм Россия Президенты каршында Гражданлык җәмгыятен үстерү шурасы әгъзасы Максим Шевченко үзенең Youtube-каналында “Рус кешесенә татар теле нигә кирәк” дигән видеоролик урнаштырды. Ул анда Татарстандагы тел белән бәйле вәзгыятькә үз карашын белдерә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы видеомөрәҗәгатьнең тексты белән таныштыра.

news_top_970_100
Максим Шевченко: Әйтегез әле - берәр русның, татар телен өйрәнеп, рус булудан туктаганы бармы?

Минем уйлавымча, бу рус телен яклаган яисә рус теленә каршы низаг түгел, ә илнең ике төрле версиясе өчен барган бәхәс

— Бүген милли телләр хакында сөйләшеп алыйк, аларны өйрәнүне тыю турында - күпләр моны шулай дип кабул итә, - ә иң мөһиме – Татарстан белән килеп туган проблема хакында. Хәзер прокуратура республикадагы мәктәпләрне аларда татар телен күбрәк укытыр өчен рус теле дәресләрен киметү бармы-юкмы икәнлеген тикшерә.

Мин бары үз позициямне белдерәм, һәм мин монда какшамас фикердә торам. Минем уйлавымча, монда рус телен яклаган яисә рус теленә каршы чыккан низаг түгел, ә Россиянең нинди ил булырга тиешлеге хакында бәхәсләшү. Илнең беренче версиясе: Россия – ул Европа. Тик белүебезчә, бездә бердәнбер “Европа кешесе” – ул дәүләт. Россия ул Европа дигәнне ишетәсез икән, белеп торыгыз – монда бары түрәләрнең һәм дәүләтнең файдасы турында гына сүз бара, чөнки алар Европада милекләрен саклый, аларның акчасы шунда, бөтен эшлекле килешүләре Европага йөз тоткан. Әлбәттә инде, аек акыл белән, күзне ачып карасаң, Россия бернинди дә Европа түгел, алай гына да түгел, Европа Россиягә һәрвакыт керем чыганагы һәм үтеп керергә, басып алырга мөмкин булган объект дип кенә карый. Россия империясе, Россия дәүләте яки Ельцин вакытындагы дәүләт – бу дәүләтләр Көнбатышның Евразия белән идарә итү, аны “карап-күзәтеп тору” өчен кулланыла торган дәүләтләр булды. Ягъни Россия империясенә, Маркс әйткәнчә, Англия, Франция, Германия кебек көчлерәк ерткычлар алдында тезләнеп торган килеш, үзеннән көчсезрәк халыкларны таларга рөхсәт бирелде. Россия – Европа ул, диюнең асылы менә шунда.

Илнең икенче версиясе – Россия катлаулы тарих нәтиҗәсендә барлыкка килде, аңа көчле Евразия компоненты катнашкан, без аны Алтын Урда буларак беләбез, Мәскәү кенәзләре кенәзлеккә рөхсәтне Алтын Урдадан алганнар. Алтын Урда дәүләтендә хакимлек итүче монгол династиясе Чынгыз нәселе халыкка бихисап күп төрле телләр һәм диннәр биргән. Алтын Урда чынлыкта дин иреге һәм сабырлык хөкем сөргән дәүләт була – кем әйтмешли, Төп канунга – Чынгызхан Ясагына буйсын да, рәхәтләнеп яшә.

“Россия – Европа ул” дигән беренче концепция кысаларында милли телләрнең, сәяси фактор буларак, бөтенләй кирәге юк. Бары Россия Федерациясенең глобаль корпорация буларак калуы кирәк, аның белән Роснефть, Газпром, Ростех һәм башка корпоратив структуралар идарә итәчәк. Бу очракта ил халкы гражданлык хокукларыннан мәхрүм ителеп (ә милли хокуклар гражданлык хокуклары булып тора), ниндидер корпорация әгъзалары кебек кенә кала, мәсәлән, Көньяк Кореядагы Samsung яки LG кебек. Халыкны эшләтеп, эксплуатацияләп, халык эшләп тапканны дәүләт-корпорация җитәкчелегенә кергән идарә итүче элиталар Көнбатышка, Кытайга, Көнчыгышка сатып җибәрә. Шулай итеп, без барыбыз да, халык, байлар өстәленнән калдыклар белән кәнәгатьләнәчәкбез, ә алар корпоратив дәүләт белән идарә итәчәк, бу дәүләттә бары бер тел генә – рус теле, һәм бер генә сәяси система булачак.

Россиядә икейөзлелек чигенә җитте, Сурков мәкаләсендә шулай дип яза, һәм тиздән демократия турындагы икейөзле сүзләрне сөйләп тә тормый башлаячаклар, ул сөйләнүләр бюджетны үзләштерү өчен генә кирәк. Баребер бөтен карарлар Дәүләт Думасында кабул ителми, аларны Дәүләт Думасына өстән төшерәләр генә, Дума әзер карарларга риза булып, кул куеп кына утыра. Әллә Дәүләт Думасы Иске мәйданнан төшерелгән бер әйбер белән генә булса да килешмичә кала алыр идеме? Мин андый очракны хәтта хәтерли дә алмыйм, бәлки миңа берәрсе искә төшерер, мине хаксыз дияр? Шулай булгач, бу икейөзлелек нигә кирәк? Әйдәгез турыдан-туры дәүләт корпорациясенә күчик – бөтен милли республикалар губернияләргә әйләндерелер, яки ниндидер икътисадый секторларга, мәсәлән, округлар нигезендә. Һәм шулай итеп, Россия заманча хезмәт бүленеше күздә тоткан кыяфәткә керер – ниндидер глобаль корпорация, ул энергия ресурслары таба, металл эшкәртә, корал эшләп чыгара, һәм дөньяга сата. Бәлки әле азык-төлек эшләп чыгарырга да рөхсәт итәрләр, һәм, әлбәттә инде, электр энергиясе, тагын әле без калдыклар китереп күмә торган урын булырга тиешбез.

Телләр күплеге һәм чәчәк ата торган катлаулылык безнең Көнбатышның бер өлеше булмавыбызны күздә тота. Без Кытай һәм Европа арасындагы үз тарихы булган уникаль сәяси бер оешма

Икенче концепөия – “Урда концепциясе”: телләр күплеге һәм чәчәк ата торган катлаулылык безнең Көнбатышның бер өлеше булмавыбызны күздә тота. Без Кытай һәм Европа арасындагы үз тарихы булган уникаль сәяси бер оешма. Без Атилла һәм Чынгызхан варислары. Атилла гаскәренә, Чынгызхан гаскәренә, инде алайга китсә, Явыз Иван гаскәренә дә кергән халыклар, чөнки ул да халыкара гаскәр булган. Бу халыклар төрле – аларның үз телләре, диннәре, элек-электән биләп торган җирләре бар. Шуңа да федерализм Россиянең Евразия концепөиясе дәвамы булып тора. Шуңа да телләрне өйрәнү Россия Федерациясенең Европага каршы, Көнбатышка каршы концепөиясе булып тора, бу инде “Россия проекты” уң консерватив китабында безгә сурәтләп бирелгән “Россия корпорациясе” түгел.

Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнергә кирәкме? Соң, алайга китсә, химияне уку кирәкме? Ә биологияне?

Россия Федерациясенә кергән Татарстанда укучы малайлар һәм кызлар, әйтик, татар телен өйрәнә, ди. Кеше аңлый торган гади форматка күчик. Әйтегез әле миңа, бер генә булса да рус кешесе, татар телен өйрәнү аркасында рус булудан туктадымы? Кешенең милләте ул – үзен ничек тойса, шул була. Кан берни дә түгел, милләт каннан килми. Кан аша безнең әти-әниебездән һәм әби-бабаларыбыздан ниндидер билгеләр күчә. Канга карап кына милләт билгеләнсә, Пушкин эфиоп яки гарәп булыр иде. Ул үзен рус кешесе дип санаган, чөнки ул үзен рус итеп сизгән. Бу бәләкәй, кара-кучкыл, бөдрә чәчле кеше, кечкенә буйлы, озын борынлы, асылынып торган иренле кеше чып-чын рус булган, ул үзен башка милләт кешесе дип күз алдына да китермәгән, уйламаган да. Шулай итеп, без үзебезне кем дип хис итсәк, шул булабыз да. Сорау: Татарстанда татар телен өйрәнергә кирәкме? Алайса ярый, химияне уку кирәкме соң? Ә биологияне? Ә кайсыгызга бу тормышта кирәге чыкты? Ә кайсыгызга тормышта җәмгыять белеме кирәк булды? Дөрес, моның белән шөгыльләнүчеләргә генә.

Татар кешесе рус телен Конституцияне яратканга түгел, ә бу телнең сәясәт, мәгариф, үсеш алу теле булганын аңлаганга өйрәнгән кебек, рус кешесе дә татар телен бу тел аңа Татарстанда яшәргә ярдәм иткәне өчен өйрәнә

Минем уйлавымча, балага аның баш миен үстерергә ярдәм итә торган, тормышында кирәге чыгарлык бар әйберне өеп бирергә кирәк. Татарстанда яшәүче рус малае яки рус кызына татар телен белү ярдәм итәме? Әйе, һичшиксез, ярдәм итә. Сез кич белән Тукай урамы буйлап йөрергә чыксагыз, Казан үзәгендә, һәм сезгә 15 яшь икән, сез татар телен беләсез икән, сезнең әйләнә-тирә мохит белән бер төрле сөйләшү булачак. Әгәр телне белмәсәгез, бу инде бөтенләй икенче, мохит белән каршылыкка керә торган халәт булачак. Чаллыда һәм Алабугада да шулай. Татар кешесе рус телен Конституцияне яратканга түгел, ә бу телнең сәясәт, мәгариф, үсеш алу теле булганын аңлаганга өйрәнгән кебек, рус кешесе дә татар телен бу тел аңа Татарстанда яшәргә ярдәм иткәне өчен өйрәнә.

Әйтик, Мордовиядә рус кешесен татар телен өйрәнергә мәҗбүр итү – бу, әлбәттә, ярый торган эш түгел. Тик, мәсәлән, Мордовиядә эрзя яисә мукшы телен нигә өйрәнмәскә ди әле? Моның ние бар? Ә Коми республикасында коми телен өйрәнергә була. Бала ниндидер валентлык (мин аны мәктәптә укыган вакыттан котым очып искә алам) яки ниндидер гетерозиготадан кала (мин аны гомерем буе белмәсәм дә, сәламәтрәк булыр идем), ниндидер җирле телне белсә, начар булыр идемени?

Татар телен белсәм, мин үземне Төркиядә, Әзербайҗанда, Үзбәкстанда, Кыргызстанда, башка бик күп төрки төбәкләрдә иркен хис итәр идем

Татар телен белгән очракта (бик кызганыч, мин Татарстанда яшәмим), мин үземне Төркиядә, Әзербайҗанда, Үзбәкстанда, Кыргызстанда, башка бик күп төрки төбәкләрдә иркен хис итәр идем. Якутлар, хакаслар, хәтта Сергей Кужугет улы Шойгу туган ягы Тыва белән дә аралашыр идем, анда бит шулай ук төрки телләр. Шуңа да бу һич тә рус телен яклау мәсьәләсе түгел, бу Россиянең алга таба үсешенең ике концепциясе: яки без Көнбатышның кушылдыгы булабыз – дәү корпорация, ул идарә итүче гаиләләр, яңа патрицийлар файда күрсен өчен, дөнья базарына эшли, яисә без үз телләре, тарихлары, үз җирләре булган ирекле халыклар берлеге. Мин икенче вариантны өстен күрәм. Бүген татар теле өчен көрәш ул – рус теле һәм башка телләр өчен көрәшү дә. Бу – ирек һәм демократия өчен көрәш, безнең Көнбатышның бер колониясенә әйләнмәвебез өчен көрәш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100