Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Максим Шевченко безнең заман турында: "Дөреслекне язсаң — эшеңне югалтасың"

Дин, милләт, тел — болар үзара бәйле, бер-берсеннән аерылгысыз төшенчәләр. Бу теманы алар һәркайсы үзенчә күрә. Танылган тележурналист, Россия Президенты каршындагы гражданлык җәмгыяте һәм кеше хокуклары буенча үсеш советы әгъзасы Максим Шевченко да милләтара мөнәсәбәтләргә карата фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Максим Шевченко безнең заман турында: "Дөреслекне язсаң — эшеңне югалтасың"


Татарстанныкы гына авыртмый...

Максим Шевченконың “барлык низаглар да икътисади ихтыяҗларга кайтып кала”, дигән фикере залдагы күп кешедә кызыксыну уятты. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова, мисал өчен, Татарстанда татар телен укыту мәсьәләсен күтәрде һәм спикерның бу уңайдан фикере белән кызыксынды.

“Мин бу мәсьәләне башка яктан күрәм. “Лох”ны урамда ничек кыерсыталар? Мисалга, яхшы гына киенгән, “лох” урам буйлап бара ди. Моның янына киләләр дә: “Син кем? Монда нишләп йөрисең?” - диләр. Гади генә сораулар, ә нәтиҗәдә  ул акча янчыгыннан колак кага. Теоретик сораулар биргәндә йомшаклыгыңны күрсәтәсең, урамда андый затларга җавап бирә алмыйсың икән, син - корбан. Бөтен дөнья бер принципка корылган: тартып ала алган әйбереңне тартып ал”, - дип сүзен башлады Максим Шевченко бу мәсьәләгә карата  фикерен.

"Мин - рус, татар телен белмим, әмма федерализм принципларын яклыйм"

“Татар теле мәсьәләсе минем өчен татар халкы мәсьәләсе генә түгел. Мин —рус, мин татар телен белмим дә, әмма мин татар телен генә якламыйм. Мин демократия һәм федерализм принципларын яклыйм. Татар халкы - сан ягыннан икенче урында булган, Россиянең оешкан культуралы халкы. Татар халкы үзенең мәдәни тарихына гына түгел, ә дәүләт тарихына ия. Урда тарихы — татар халкы тарихы, ул борынгы бөек дәүләт, үзенең искиткеч зур көче, тарихы булган, әмма чынлыкта беркем тарафыннан да язылмаган диярлек.

Безнең  тарих дәреслекләрендә бу хакта татар-монгол басып алулары дип бирелә. Алар килгән, бөтен нәрсәне яндырган да, китеп барган. Аннан соң нәрсә булган — без белмибез.

Минем өчен бу бик мөһим. Татарстан — үзен субъект итеп хис итә торган Россиянең икенче субъекты. Татарлар, кайда гына булсалар да, үзләрен татар итеп хис итә. Телгә каршы төшү — ул шәхескә, аның үзаңына һөҗүм итү. Ә кеше, шәхес, кеше факторы — ул иң мөһиме. Сәясәт түгел, рухны дәвам иттерүче буларак  кеше кыйммәткә ия. Ә милли үзаң  рухның нигезе булып тора”.

"Туган телдә белем бирү өчен көрәш - һәр кеше өчен көрәшү"

Максим Шевченко фикерен дәвам итеп, татар телен саклау мәсьәләсе —шәхеснең ирек мәсьәләсе булуын, ә туган телдә белем  бирү өчен көрәшне —һәр кеше өчен көрәшү дип атады.

“Демократия һәм федерализм — бик катлаулы һәм нәтиҗәсез әйберләр. Бик күп кешеләр — руслар, татарлар, яһүдләр — барысы белән аерым-аерым, өстәвенә, аларның телләрендә сөйләшергә кирәк. Мондый чыгымнар нәрсәгә? Барысына да без россиялеләр, безнең телебез бер дию җиңелрәк. Капитал кешелекне, күптөрлелекне гадиләштерү юлыннан күптән бара. Дөньяны гадиләштерү — глобаль диктатура хыялы. Дөньяның катлаулы булуы — безнең кешелек иреге аспекты. Бу минем тел мәсьәләсенә булган карашым. Көрәшергә кирәк, яки сездән бөтен нәрсәне дә тартып алачаклар”, - ди Максим Шевченко.

Баксаң, туган телдә белем бирү проблемасы Татарстанда гына калыкмаган. Әлеге мәсьәлә Коми халкын да борчый. Бу мәсьәләне шул субъекттан килгән Илья Баканов күтәрде.

Коми Республикасының Конституциясендә, Татарстанныкында кебек үк, коми телен мәктәпләрдә өйрәнү мәҗбүри, диелгән. Әмма республикада  комилылар 20-25 процент кына тәшкил итә. Татарстанда исә этник күпчелек татарлардан гыйбарәт.

“Коми телен өйрәнү бездә бераз башкачарак. Рус телле ата-аналар тарафыннан каршы килүләр һәрвакыт булды. Алар коми телен өйрәтүне ирекле факультатив итеп калдырырга тели. Владимир Владимирович Путинның күптән түгел булган чыгышыннан соң, чиновниклар күбесе курка калды. Чөнки Конституциядә бездә ике дәүләт теле дип язылган. Билгеле инде, “Коми Республикасының телләр турында”гы законында коми телен мәктәпләрдә өйрәнергә кирәк, диелә. Ике программа буенча: туган тел буларак һәм дәүләт теле буларак. Күбрәк ул дәүләт теле буларак, өстән-өстән генә, өч ел өйрәнелә. Әмма мәсьәлә тагын баш калкытты. Мәгариф һәм фән министрлыгы киләчәккә нинди дә булса адекват планнар тәкъдим итә алмый. Максим Шеченко монда икътисади ихтыяҗлар бар ди, әмма мин аларны күрмим”, - ди Илья Баканов.

“Ничек инде булмасын? Милли элиталардан  халыкның ярдәмен тартып алу, аларны көчсезләндерү. 1990 елларда милли элиталар үсеп чыккан кендекне кисү, - дип фикерләрен кабатлады Максим Шевченко. – Капиталның табигате шуннан гыйбарәт: капиталын йолып алыр өчен кулында активлар булганнарны, аның нигезен какшатырга кирәк”.

Ерак Көнчыгышны кытайлар басып алырмы?

Россиялеләр арасында Ерак Көнчыгышны тиздән кытайлар басып алачак дигән фикер яши.

Хабаровск краеннан  килгән Артем Чернышев бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

“Хабаровскида кытайлар, Мәскәү белән чагыштырганда, күпкә азрак. Кытайлар хәзер цивилизацияләшә бара. Моңа кадәр алар “стихияле”  базарларда эшләсә, хәзер исә Россиягә бизнес ясарга килә. Алар низагларга керми, чөнки үз ихтыяҗларын кайгырта. Аларны Хабаровск  крае ул кадәр кызыксындырмый да. Кытайлар илнең эченәрәк үтеп керергә омтыла. Урал һәм Мәскәүдә кытай диаспоралары, безгә караганда, күпкә артыграк”, - ди А.Чернышев.

Аның фикеренчә, милләтара низаглар, күп очракта, көнкүрештә килеп чыккан каршылыклар, сугышулар нәтиҗәсендә туа.

Иң шәп Сабан туе — Хабаровскида!

Милләтара мөнәсәбәтләрне, билгеле инде, халыкларның милли бәйрәмнәре,гореф-гадәтләреннән башка күз алдына да китереп булмый.

“Бездәге кебек Сабан туе башка беркайда да үткәрелмидер! Бездәге кебек киң, зур итеп бары Татарстанда гына аны бәйрәм итәләрдер”, - ди Артем Чернышев.

Аның сүзләренчә, крайда 150 дән артык милләт вәкиле яши. Һәр милләт үз мәдәниятен сакларга тырыша, ди Ерак Көнчыгыштан килгән кунак.

Милләтара мөнәсәбәтләр — ике яклы пычак

Дөнья барлыкка килгәннән алып, сугышлар кеше амбицияләре, комсызлык, җенси теләк, хакимият, наданлык  аркасында бара. Шуңа да без гел кеше белән идарә итә торган шул сыйфатлар белән көрәшеп яшибез, ди Максим Шевченко.

Милләтара мөнәсәбәтләргә бәйле журналистика ике төрле булырга мөмкин, дигән фикердә ул. Аның беренчесе күңелле. Бу очракта журналист халыкларның милли үзенчәлекләре хакында яза. Ул язучы сәләте булуны гына таләп  итә. Позитив әйберләр турында язганда төп максат — драматургия конструкцияне дөрес төзү. Позитив материаллар герой аша ачыла. Әгәр дә герой юк икән, кызыксыну да булмаячак. Яхшы язылган, яхшы төшерелгән һәм монтажлаган материалны аудитория кызыксынып кабул итәчәк. Начар икән — киресенчә.

"Безнең заманда дөреслекне язсаң — эшеңне югалтасың"

“Милләтара мөнәсәбәтләрне яктыртуның икенче төре — конфликтлар хакында язу. Безнең заманда дөреслекне язсаң — эшеңне югалтасың. Ә ялган әйбер язарга намус кушмый. Бу — иң кыены”, - ди танылган шәхес.

“Барлык милләтара  низаклар да кешеләрнең теле, дини, тән төсе төрле булганга нигезләнеп барлыкка килми. Аларның барысы да икътисади ихтыяҗларны күздә тотып туа. Теләсә кайсы низагның төбенә төшеп карасаң, икътисади кызыксыну ятуын ачыклыйбыз. Әгәр аны ачыклый алабыз икән, низагны җайга салып булачак.

Боевикларны мобилизацияләү вакытында, халыкта дошманлык хисләрен арттыру өчен, бу халык начар, алар “понаехали” дип, тотыналар. Ә чынлыкта аның нигезендә бары баналь ихтыяҗлар гына ята”. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100