Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Максим Шәрәфетдинов татарча сөйләшә (видео)

“Беренче канал”ның “Хәбәрләр” тапшыруын алып баручысы Максим Шәрәфетдинов концертта татар телендә игълан әйтергә җыена.

news_top_970_100
Максим Шәрәфетдинов татарча сөйләшә (видео)

7 апрельдә Мәскәүнең Кремль сараенда “Дуслык күпере” дип исемләнгән беренче татар-башкорт эстрада фестивале старт алачак. Тамашаның алып баручылары инде бар көчләрен җыеп соңгы репетицияләрен ясый, әзерлек эшләре алып бара. “Дуслык күпере”н Башкортостанның халык артисты Фирдат Галиев, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова, “Беренче канал”ның алып баручысы Максим Шәрәфетдинов һәм Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актёры Ришат Әхмәдуллин алып барачак. Инстаграм социаль челтәрендә Ришат Әхмәдуллин белән Гөлназ Сәфәрова Максим Шәрәфетдиновның татар телендә әйтеп караган мизгелен урнаштырган.

Гөлназ Сәфәрова Максим Шәрәфетдиновка мөрәҗәгать итә:

– Игътибар итегез, Максим татар телендә сөйләшә башлады!

– Мин гел татарча сөйләшә идем, – диде Максим һәм татарча текстны әйтеп карады, – Хөрмәтле тамашачылар! 20 минутлык тәнәфес игълан ителә.

Гөлназ Сәфәрова:“Максим сценарий укыганда, күз алдына телевизион сюжет килеп баса”, дип язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100