news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Максим Галкинны ни өчен КВНга кертмиләр?

Максим Галкинны ни өчен КВНга кертмиләр?

news_top
Максим Галкинны ни өчен КВНга кертмиләр?
Телевидение алып баручысы Максим Галкинны КВН тапшыруына жюрига кертмиләр икән. Моның сәбәбен ул үзе "Познер" тапшыруында аңлаткан. Бу турыда РИА Новости язды.

Максим Галкин сүзләренчә, бер тапкыр ул түбән билге куйган булган. "Әллә кайчан инде, 19 я 18 ел элек мин жюри әгъзасы булган идем. Бер мизгелдә түбән билге куйдым, бик кырыс булганмын", - дигән Галкин.

Шоумен сүзләренчә, тәнәфес вакытында КВНны алып баручы Александр Масляков тапшыруда өчлеләр кую "кабул ителми" дип әйткән. Шул сөйләшүдән соң, Максим Галкин барысына да югары билгеләр куя башлаган. Ләкин бу хәлдән соң аны жюрига бүтән чакырмаганнар.

  • КВН - "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" тапшыруы 1961 елның ноябреннән бирле эфирга чыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар