Максим Галкин хатынының карт булуы турында шаяртып, Пугачеваны үпкәләтте - видео
"Новая волна" концерты вакытында Пугачева үпкәләп, сәхнәне ташлап чыгып киткән кебек булды.
"Россия" каналында күрсәтелгән "Новая волна" концерты вакытында Алла Пугачева үзе турында гайбәтләр хакында сөйли башлаган булган. "Безнең турыда ни генә сөйләмиләр. "Галкин Пугачевага хыянәт итә", "Израильгә яшәргә китә", "Пугачева Галкинны куып чыгарган", тагын әллә ниләр сөйлиләр", - дигән Пугачева.
Галкин исә болай дип өстәгән: "Тик берсе дә "Мин синең яшьлегеңне харап иттем дип әйтә алмый". Шуннан соң Пугачева үпкәләп, сәхнәне ташлап чыгып киткән кебек итте.
Галкин исә болай дип өстәгән: "Тик берсе дә "Мин синең яшьлегеңне харап иттем дип әйтә алмый". Шуннан соң Пугачева үпкәләп, сәхнәне ташлап чыгып киткән кебек итте.
- 69 яшьлек Алла Пугачева һәм 41 яшьлек Максим Галкин гаиләсендә ике бала - Гарри белән Лиза үсеп килә.