Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Макрон Украина конфликтын сөйләшү юлы белән хәл итү өчен тагын да күбрәк көч куярга өнди

news_top_970_100
Макрон Украина конфликтын сөйләшү юлы белән хәл итү өчен тагын да күбрәк көч куярга өнди
kremlin.ru

Украина конфликтын хәл итү өчен, якын арада дипломатик көчләрне арттырырга кирәк. Бу хакта Франция Президенты Эммануэль Макрон белдерде, дип яза «Известия» газетасы.

«Сөйләшүләр өстәленә утыру өчен шушы атналарда дипломатик көчләрне арттырырга кирәк, дип уйлыйм», – диде ул France Inter радиостанциясе туры эфирында.

Макрон Мисырда узган БМОның климатик конференциясендә дә Россия – Украина сөйләшүләрен яңартырга өндәгән иде. Шул ук вакытта Франция Президенты конфликтны дипломатик рәвештә хәл итү яклы булса да, хәзерге вакытта ниндидер «радикаль шартлар» турында сөйләүнең иртәрәк булуын да әйтте.

Шул ук вакытта Киев белән Мәскәү арасында сөйләшүләрнең котылгысыз булуы турында АКШ Дәүләт департаментының рәсми вәкиле Нед Прайс та белдерде. Аның сүзләренчә, көрәш кырындагы каршылыкларны хәл итеп булмый. Шул ук вакытта ул Штатлар Украинаны Россия белән диалогка этәрергә теләми, дип тә өстәде.

11 ноябрьдә Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Россия Украинаның сөйләшүләр буенча позициясендә үзгәрешләр күрмәвен әйтте. Ул билгеләп үткәнчә, Киев дипломатик хәл итүне теләми.

Бер көн элек Украина Президенты Владимир Зеленский, янәсе, Украина Россия белән сөйләшүләр алып бару мөмкинлеген беркайчан да кире какмады, дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Киев диалог башлау өчен үз таләпләрен куйган.

Россия бу диалогның башлангыч шартларсыз булырга тиешлеге турында һәм Киевның нәкъ менә шуннан баш тартуы турында күп тапкыр әйтте. Владимир Зеленский Россия хакимиятләре белән сөйләшүне закон белән тыйды.

Россия һәм Украина арасында турыдан-туры сөйләшү соңгы мәртәбә 29 мартта Төркиядә булган иде. Аңа кадәр илләр берничә мәртәбә Белоруссиядә очрашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100