news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
news_top
Мәкле рулет рецепты
Гөлүзә Василова

Мәкле рулет өчен йомшак камыр әзерлибез.

Камыр өчен 500 грамм он, 70 грамм шикәр комы, 7 грамм коры чүпрә, 250 мл сөт, 1 йомырка, 3 аш кашыгы үсемлек мае кирәк була.

Эчлеккә 200 грамм мәк, 350 мл сөт, 80 грамм атланмай, 170 грамм шикәр комы кирәк, бу массаны куерганчы пешереп алырга.

Камыр кабаргач, калынрак итеп җәяргә, эчлекне салырга һәм рулет итеп төрергә. Аннары телемләп кисәргә, табага пергамент кәгазь җәяргә һәм 180 градуска кадәр кызган духовкада пешерергә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: © Гөлүзә Василова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар