Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәкле келиндер рецепты

news_top_970_100
Мәкле келиндер рецепты
Фото: Freepik.com

Кибеттә сатыла торган өстенә мәк сибелгән келиндерне өйдә дә пешерергә була, дип яза «Атна вакыйгалары» газетасы.

Камыр өчен кирәк: алдан әзерләнгән апара, 350 г он, 90 г су, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2,5 аш кашыгы эретелгән маргарин, тәменчә тоз, келиндер өстенә сибәргә мәк орлыгы.

Бу камырдан 6 келиндер чыга.

Камыр басканчы, иң элек апара ясыйлар: 100 г җылы суга 1 чәй кашыгы (өймичә) коры чүпрә, 150 г он салып бутарга. Апара гадәттәгедән куерак була. Савытның өстен каплап (полиэтилен яки тастымал белән), кабарсын өчен, камырны 3-4 сәгать (иң мөһиме – күтәрелгәч, кире төшеп китмәсен) җылы урында тотарга.

Апара әзер булгач, аңа шикәр, су, эретеп суытылган маргарин һәм тоз салып, онны аз-азлап куша-куша, камыр басарга. Камыр тыгыз һәм шома хәлгә килгәнче 10-15 минутлап изәргә.

Камырны тигез итеп 6 өлешкә бүләргә һәм һәрберсен шар кебек әвәләп, өсләрен каплап, 20 минут «ял иттерергә».

Шуннан соң бармаклар белән тарткалап, келиндергә охшатып, һәркайсының уртасында тишек ясарга. Янә өсләрен каплап, 1-1,5 сәгать кабартырга.

Кабарган келиндерне газ миченә куйганчы, кайнар суда пешекләп алырга кирәк. Моның бер үзенчәлеге бар: пешкәч, келиндерләр ялтырап торсын өчен, аларны крахмаллы-баллы суда коендыралар. Кәстрүлдә 1-2 литр су кайнатып чыгарырга. Аерым савытта 1 аш кашыгы крахмал һәм шикәр комына 2 аш кашыгы су салып бутарга да, әлеге баллы крахмал массасын кайнар сулы кәстрүлгә бушатырга (крахмал булмаса, кайнар суга 1 аш кашыгы шикәр комы салсаң да ярый). Аннары келиндерләрне шушы кайнар суга берәм-берәм салып, кашык белән камыр өстенә су сибә-сибә 15-20 секунд пешекләргә. Судан алгач, майлы табага тезәргә.

Келиндерләрнең өстенә мәк сипкәч, алдан җылытылган газ мичендә уртача утта 15-20 минут тирәсе пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100