news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәкле-эремчекле пирог рецепты

news_top
Мәкле-эремчекле пирог рецепты
Фото: © Рәмзия Вәлиева

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиевадан мәкле-эремчекле пирог рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен ингредиентлар: 170 грамм атланмай, 90 грамм шикәр комы, 2 йомырка,1 кап көпшәкләндергеч, 400-450 грамм он.

Эчлеккә 500 грамм 5 процентлы эремчек, 2 йомырка, 150 грамм шикәр комы, 40 грамм крахмал, ванилин кирәк. Барысын бергә салып блендер белән болгатырга.

Эчлек өчен мәкне кайнар суга салып куярга, аннары эчлекнең бер өлешенә салырга.

Табага камырны кул белән җәяргә, кырыйларын күтәртеп ясарга. Камыр уртасына эчлекне аралаштырып (эремчек, мәкле эремчек) кашык белән салырга

Духовкада 170 градуста 40 минут пешерергә.

«Бик тәмленең тәмлесе», – дип бәяләгән пирогны блогер.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 ноябрь 2023
    Исемсез
    Мәкне күпме суда ротасы
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар