news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мәккәдә коточкыч давыл булган

news_top
Мәккәдә коточкыч давыл булган
Видеодан скриншот

Согуд Гарәбстанындагы Мәккә шәһәрендә көчле давыл булган. Анда төшерелгән кадрларда күренгәнчә, котырынган җил аркасында кешеләр ышык урынга бара алмый, җил арбаларны һәм башка предметларны очырта.

«Давыл кешеләрне аяктан ега һәм металл конструкцияләрне аудара – Согуд Гарәбстанындагы давыл кадрлары. Видеоны социаль челтәрләрдә чыгаралар. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми», – дип язган RT Telegram-каналы.

Машина тәрәзәсеннән төшерелгән видеоның берсендә – юлга су агып торуын һәм җилдән бөгелгән агачларны, ә икенчесендә – әйләнеп капланган автомобильне күрергә була.

«BAZA» Telegram-каналы Мәккәдә суда йөзеп бара торган машиналар төшерелгән видеолар да таратты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар