Бөтен дөнья мөселманнарының изге шәһәрләре булган Согуд Мәккәсендә һәм Мәдинәдә чын су басу күзәтелә, дип яза Saudi Gazette. Берничә көн койма яңгырдан соң, бу шәһәрләрнең урамнарына су агымнары шулкадәр тиз аккан ки, машина йөртүчеләргә сүнгән автомобильләрне машина юлының нәкъ уртасында ташларга туры килгән. Югыйсә, аларга су тиз тула торган «легковушкаларда» һәм туристик автобусларда тончыгу куркынычы янаган.
Согуд Гарәбстанының метеорология ведомствосы Мәккә һәм Мәдинәдәге су басу аркасында агымдагы елның 7 гыйнварында бу мөһим хаҗ үзәкләрендә куркынычның «кызыл» дәрәҗәсен игълан итте. Шулай ук башка куркыныч һава торышы күренешләренең мөмкинлекләре турында кисәтү булды. Мәсәлән, патшалык территориясендә еш кына яңгырлар алып килүче давыллар белән бер үк вакытта була торган тузан давыллары да хәвеф-хәтәр белән яный.
Яңгырлардан илнең башкаласы Эр-Рияд та зыян күрдгән. Шулай ук гарасат Әл-Бах һәм Табук шәһәрләренә эләккән. Яңгырлар 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, дип көтелә.
Әлбәттә, халыкта Мәккә һәм Мәдинәдә су басу белән бәйле вазгыять иң зур борчу тудыра. Эш шунда ки, узган ел бу урыннарга безнең РФ рекордлы санда хаҗилар килгән – илебезнең барлык төбәкләреннән 25 меңнән артык мөселманнары биредә булган. Бу – соңгы елларда мондый сәфәрләрнең кыйммәтләнүенә карамастан куелган рекорд.
Төрле мәгълүматларга караганда, Россиядә ислам динендәге 20 миллионнан 30 миллионга кадәр кеше яши. Әлбәттә, диндә «пассионарлык» дәрәҗәсе һәркемдә төрле. Әмма шуны онытмаска кирәк, Коръән барлык дин кардәшләрне (әлбәттә, мөмкин булганча) гомерендә бер тапкыр булса да Мәккәнең изге ташларын күрергә өнди.
Әлеге вакытта Согуд Гарәбстаны хакимияте стихияле бәла-каза нәтиҗәләрен тизрәк бетерү һәм мондый табигый аномалияләрдән чыгып куркынычларны булдырмау өчен барлык чаралар күрүләрен хәбәр итә.
Төзәтү: Телеграм-каналда бу хәбәр чыккач, «Интертат» укучылары мәгълүмат чараларында таралган бу хәбәрләрнең бик үк дөреслеккә туры килмәвен язды. «Фейк» дип яздылар, әмма бу хәбәрләр Согуд Гарәбстаны мәгълүмат чараларында да чыгу сәбәпле, барыбер «фейк түгел» дигән нәтиҗәгә килдек. Согуд Гарәбстанының илкүләм метеология үзәге Җиддә шәһәрендә «кызыл» (куркыныч) дәрәҗә дип игълан ителгән – бу рәсми ведомство хәбәре. «Бүгенге көндә танышым шунда, видеолар җибәреп ята, бик матур кояшлы көн», – дип язды тагын бер укучыбыз. Бу хәбәргә бик куандык, «Интертат» укучыларына зур рәхмәт!
«Комсомольская правда» сайтыннан Юлай Низаев тәрҗемә итте.