Чиләбедән макарон җитештерә торган «Макфа» компаниясенең 3 топ-менеджеры 16 миллион сум ришвәт алу омтылышы буенча кулга алынган. Бу хакта Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости яза.
«Чиләбе өлкәсе буенча Россия Тикшерү комитеты «Макфа» акционерлык җәмгыятенең сатып алулар һәм тәэминат буенча директоры һәм ашлык сатып алу хезмәте җитәкчесенә карата җинаять эше ачкан. Алар аеруча зур күләмдә ришвәт алу омтылышында шикләнелә. Шулай ук ашлык сатып алу хезмәте менеджерына карата да эш ачылган, ул аеруча зур күлмәдә ришвәт алуда арадашчы буларак шикләнелә», – диелә хәбәрдә.
Тикшерү версиясе буенча, шикләнелүчеләр 2024 елның 1 сентябреннән 2025 елның 17 февраленә кадәр бодай кайтаруга килешүләр имзалаган өчен ришвәт алырга планлаштырган була. Сумманың 1 миллион сумлык беренче өлешен тапшырганнан соң, аларны кулга алганнар.
Хәзер аларга карата гаепләү белдерү һәм чикләү чарасы билгеләү мәсьәләсе хәл ителә, дип өстәгәннәр Тикшерү комитетында.
«Макфа» дөньяда макарон җитештерүчеләрнең беренче бишлегенә керә. Компания җитештергән продукция бакалея базарының берничә юнәлешен колачлый: макарон продукциясе, ярмалар һәм бөртекле кисәкләр (хлопья), он һәм камыр ризыклары өчен әзер катнашмалар. Аларның 25тән артык илгә экспортлыйлар.
Узган елны маенда Чиләбенең Үзәк район суды Генераль прокуратураның «Макфа» милкен дәүләт кеременә әйләндерү дәгъвасын канәгатьләндерде. Аның буенча җавапчылар арасында – 30дан артык компания һәм 10 кеше, шул исәптән, «Макфа»га нигез салучы, Чиләбе өлкәсенең элекке губернаторы, Михаил Юрьевич, аның әтисе Валерий Юрьевич һәм «Макфа»ның элекке генераль директоры, Дәүләт Думасының элекке депутаты Вадим Белоусов та бар.
Гыйнвар ахырында суд компаниянең элекке хуҗаларыннан 20 миллиард сум акча алды.