Зөһрә апа пирогын духовкага куеп җибәрде дә авыр сулап куйды. Көне буе аяк өсте, тик эшләгән эше генә күзгә күренми. Иртән торып балыгын һәм карт песиен ашатты, эшенә барып кайтты, кайтышлы кибеткә сугылды – күз ачып йомганчы кич тә җиткән.
Әле ярый кичә кич фатирын җыештырып куйды. Озакламый улы оныкларын алып килергә тиеш, шуңа берәр тәмле әйбер пешерергә теләде. Инде барысы да әзерләп куелган, пешерәсе дә, салатына май салып болгатасы гына калды.
Оныкларын сагынды ул, аларның шат тавышы, фатир яңгыратып көлүләре, иркә кочаклары тансык шул аңа. Өстәвенә, оныкларына акча да бирергә вәгъдә иткән иде. Олы оныгы Марсель инде әллә кайчаннан бирле телефонындагы уенына нәрсәдер алырга кирәк дип сорый. Ә төпчек Алиягә матур беләзек кирәк. Зөһрә өчен бу – әлбәттә, вак-төяккә акча әрәм итү, әмма ул хәзерге моданы аңлыймы инде?
Зөһрә авыр сулап, булган акчасын санады. Бу айда бераз «путаны буасы» булыр ахры, җәйгә дә бераз акча тупларга кирәк. Җитмәсә, балаларны аквапаркка алып барырга да вәгъдә итте, ә вәгъдәне үтәргә кирәк. Ярар, түзәр, чит кеше өчен түгел бит, үз оныклары өчен тота акчасын.
Улы Мансур оныкларын алып килде. Фатирны карап чыкты, бик шелтәле караш белән генә тәмләткечләрне карады, бик җентекләп макарон һәм томат пастасының составын укыды. Соңыннан пирог исен сизеп, шундук кабынып китте.
«Әни, балаларга пицца пешер дип әйткән идем бит инде, алар аны яратып ашый», – диде Мансур.
«Бәй, Марсель чия пирогы сорады бит. Пиццаны иртәгә балалар белән бергәләп пешерербез, Аллаһ боерса», – диде Зөһрә.
Зөһрә апа бу күңелсез хәлне ничек тә булса җайларга-майларга тырышты. Бу вакытта оныклары сөенә-сөенә, суыткычка ревизия ясарга кереште. Балалар белән бер дә проблемасы булмады аның, Зөһрә тәмле әзерли һәм башта оныкларыннан: «Нәрсә пешерим, балалар?» – дип гел сорый, киңәшә иде. Тик менә улы гына...
Мансур бала вакытыннан ук ризыкка талымлы, берәзгә булды, хәтта әнисен елар дәрәҗәгә җиткерә иде. Килене аның таләпләренә һәм тәнкыйтенә нихәл түзә торгандыр, бер Аллаһ һәм үзе генә беләдер. Зөһрә моны күз алдына да китерә алмады. Мансур чөгендер, суган, сыр, кәбестә, помидор һәм кишер ашамый... һәм бу исемлекне чиксез дәвам итәргә була. Ә балалары тугач, бөтенләй «башы китте». Имеш, балаларына нәрсә ашатырга кирәген ул гына белә.
Килене Гөлнара күпме күз яше түккәндер Мансур белән, билгесез. Зөһрә киленен дә бик жәлләде, чөнки Мансурның шундый булуына үзен гаепләде. Чөнки нәкъ менә Зөһрә аны балачагыннан ук иркәләп, көен көйләп кенә үстерде. Тик, тора-бара, барысы да җайлашты, аннан, кеше гаиләсенә киңәш-үгет белән кысылып та булмый. Үз улының гаиләсе булса да, кысыла алмый.
Зөһрә ялларда оныкларын үз янына китерткәч кенә, тагын шул бер «балык башы» башлана. Мансурга әле әнисе әзерләгән токмачлы аш ошамый, чөнки ул каяндыр кабак ашын бик файдалы дип укыган, әҗәл даруына гына тиңләми инде... Җитмәсә, Зөһрә балаларга иртән һичшиксез кызыл балык ашатырга тиеш... Йоклар алдыннан кефир эчертергә кирәк...
Менә хәзер дә, китәр алдыннан кабат бер үк сүзне тукый башлады. Имеш, әнисе балаларга дөрес ризыклар ашатмый, азык-төлекне фермер кибетләреннән түгел, ә гап-гади супермаркеттан ала икән. Улы кайвакыт әллә ниләр белән мавыгып китә, берара ит ашамый торуын да көч-хәлгә түзеп уздырганнар иде. Менә кабат башланды. Зөһрә түзә алмады, аның балаларны карыйсы бар, ә улының акыл өйрәтүенә вакыт сарыф итәсе килми.
Куллары белән биленә таянды да хәйләкәр елмаеп куйды:
«Бик акыллы булгач, акча биреп калдыр соң! Минем хезмәт хакым күп түгел, җитмәсә, балаларга кызыл балык белән икра ашатырга кирәк икән! Тагын ниләр алыйм?» – диде Зөһрә апа, ачуы килеп.
«Әни, син чынлап әйтәсеңме ул? Балаларны да алып кил, акча да бир! Оятың бармы?» – диде Мансур җенләнеп.
Мансур үзенең сүзләренә әнисе болай кабынып китәр дип көтмәгән иде. Ул үзенчә яхшылык теләде, тик әнисе һаман үзенчә. Нишләптер, әнисе янында ул үзен ниндидер тәртипсезлек эшләп, үз фикерендә торырга теләгән малай-шалай кебек хис итә. Ә әнисе һаман колак итен ашавын дәвам итте.
«Сезнең балаларны ашатырга миндә Әндрәй казнасы бармы әллә?» – диде Зөһрә.
«Алайса, «балаларны кунакка алып килегез» дип авыз да ачасы булма, әни!» – диде Мансур.
«Ә минем сораган да юк әле. Бүген үзегезнең каядыр барасы бар бит», – диде Зөһрә.
Менә ничек сөйләшергә шушындый кеше белән? Гадәттәгечә, Мансур яхшырак булуын теләде, ә әнисе истерика куптара. Әле, Аллаһка шөкер, балалар араларына керде. Алар әти-әниләренең Зөһрә әбиләре белән талашуын бер дә өнәми иде. Кечкенә булсалар да, барын да аңлыйлар, әбиләрен жәллиләр. Әбиләре алар өчен тырыша, тик бу тырышу гел уңышлы гына барып чыкмый, әлбәттә.
Берсендә Марсель «суши ашыйсым килә» дигән иде, Зөһрәгә шул җитә калды, икенче килүләрендә үзе әзерләде. Интернеттан ниндидер видеолар карап, ничек итсә алай ясады ул «суши» дигәннәрен. Әлбәттә, балалары ашап өйрәнгәне кебек тәмле түгел иде, тик соя соусына мансаң, алай ашамаслык ук түгел иде. Кефир да кирәкми аларга, балаларга тавык итенең каян алынганы гомумән, барыбер. Әнә, әбиләре телне йотарлык итеп наггетсы кыздырган, соусы да бар. Тик әтиләре генә, мае нык күп, майлы ризык ашказанын боза дип, аларга ашатмый. Шуңа күрә балалар хәзер остарды, өйгә кайткач әти-әниләренә әбиләренең нәрсә пешергәнен әйтми, алдашырга өйрәнделәр.
Мансурның әнисе әйткән сүзләргә җен ачуы чыкты. Үз әнисе оныкларын ашатырга акча сорый, имеш, үзенеке генә җитми. Бу хакта хатынына ничек әйтергә менә? Әйтми кара, төбенә төшми туктамый барыбер. Мансур Гөлнараны эшеннән кереп алды, тиз генә өйләренә кереп киемнәрен алыштырып чыктылар. Алар бу кичне яшь вакытларындагы кебек төнге клубка барып, биеп-җырлап күңел ачып уздырырга теләгән иде. Шундый рәхәт кичне ничек бозмак кирәк? Тик Мансурның эчендә давыл купты, җен ачуы чыкты. түзмәде, хатынына зарланды.
«Гөлнара, әни азык-төлек алырга акча сорады. Аның хезмәт хакы гына җитми икән», – диде Мансур ачулы гына.
«Ярар, ә кайчан? Икенче юлы балаларны илткәндәме?» – диде Гөлнара берни булмагандай.
Менә шунда Мансур тәмам котырды.
«Әни балаларны һәр алып килгән саен акча сорый, имеш, балалар аның бөтен нәрсәсен ашап бетереп китә икән. Алайса нигә алып килергә сорый ул аларны? Сагынамы? Зарплатасы әйбәт аның, берүзе яши һәм гел нәрсәдер җитми», – дип тузынды Мансур.
«Ярар, инде ул кадәр котырма, Мансур. Сораган әйберсен алырбыз. Менә минем әни бездән бервакытта да акча сорамый», – диде Гөлнара.
«Сразы гына үзеңнекеләрне кыстырырга торма әле, синең әтиең акчаны көрәп ала ул, шуңа беркемнән берни сорамыйлар да. Ә минем әни сорады, шуңа булышырга кирәк», – диде Мансур.
Гөлнара иренә игътибар белән карады. Сорады? Шаярамы ул әллә? Гадәттәгечә әрсезләнеп, бар кеше үзенә нидер тиеш кыяфәт чыгарып таләп иткәндер инде, кайнанасын белә ул. Ире дә шундук аның әти-әнисен катыштырырга гына тора. Туры әйткән туганына ярамаган, шул була инде. Алар да Мансур белән Гөлнарага ярдәм итәргә тырыша, үз авызларыннан өзеп аларга бирәләр.
«Сорадымы, әллә бугазыңа басып таләп иттеме? Минем балаларым ашап бетерә икән! Алай бик акча дип күзе тонган икән, оныкларын башка күрмәс. Ул акчаларны үзе белән кабергә алып китәргә җыенамы әллә?» – диде Гөлнара да ачуы чыгып.
«Тукта, син нишләп минем әнине күмәргә җыендың әле? Сораса соң, нәрсәсе бар аның?» – диде Мансур.
«Юк, юк, бернәрсәсе дә юк, Мансур! Әле синең әниеңә ремонт ясашырга кирәк, дару да ал аңа, инде хәзер акча да бир. Тагын нәрсә кирәк? Әйе инде, синең әниеңә бөтен нәрсә дә кирәк, ә минекеләргә кирәкми», – диде Гөлнара, еларга җитешеп.
Ир белән хатын арасында чыккан тавыш кызганнан-кызды. Кичнең дә бер яме калмады. Иренә үпкәләгән Гөлнараның инде беркая да барасы килми иде. Гомергә кайнанасы үзенең проблемалары, үпкәләре, гайбәтләре белән тормышны боза. Ичмасам, Гөлнараның күзенә карап, туры бәреп әйтсен иде, юк бит, астыртын гына, астан гына эшли. Елан кебек тәмам! Мансур да гел әнисен яклый җитмәсә...
Мансур белән Гөлнара көч-хәлгә дуслашты, тик күңелдә юшкыны калды. Оныкларын ашаткан өчен акча түләү – гомер күрелмәгән хәл дә бит. Алар миллионлык ашамый бит инде. Бу хакта хәтта кешегә сөйләү дә оят. Ә бу вакытта шәһәрнең икенче очында Зөһрә әбиләре белән ике бәхетле онык, тәмләп чия пирогы белән чәй эчә-эчә, иртәгә нәрсә пешерәселәрен уйлаша иде. Ә Зөһрә апа үзенең шундый мәкерле, үз файдасын гына эзләп йөрүче һәм улы белән киленең арасын бозарга хыялланучы кайнана булуын күз алдына да китереп карамады...