Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Макеевкада үлгән солдатның туганы: «Исән кайтыр өчен ишектән арты белән чыгып киткән иде»

news_top_970_100
Макеевкада үлгән солдатның туганы: «Исән кайтыр өчен ишектән арты белән чыгып киткән иде»

63.RU сайты Донецк янындагы Макеевка шәһәрендә Яңа ел төнендә һәлак булган солдат турында яза. Ракета һөҗүмендә 89 мобилизацияләнгән солдатның һәлак булуы хәбәр ителде. Алар башлыча Самара өлкәсеннән.

ВСУ HIMARS ракеталары белән солдатлар урнашкан ПТУ бинасын 1 гыйнварда утка тота. Анатолий Константиновның һәлак булуы турында туганнарына 2 гыйнварда җиткергәннәр.

Анатолийга октябрьдә 38 тула. Туган көненә бер ай кала, Кошкино май заводында эшләгән ирне мобилизациялиләр. Кыз туганы Татьяна әйтүенчә, аңа «кулын яки аягын сындырырга» киңәш итәләр. «Без болай эшләмәячәген белә идек. Толя андый хәйләкәрлеккә бармас иде. Без борчылдык билгеле, ә ул: «Повестка килгәч, барырга кирәк», – диде. Мобилизациядән качу турында уйламады да. Барысыннан да авыррак кичергәне әнисе булгандыр: ул чирләде», – дип сөйләгән Татьяна.

Ир Тольяттида әзерлек узган, өенә бер генә тапкыр – ноябрьдә генә кайтып килгән һәм туганнарын соңгы тапкыр шунда күргән. Гореф-гадәтләр буенча, «исән кайтыр өчен ишектән арты белән чыгып киткән иде» дигән туганнары. Кайткач нишләргә, дип планнар корган. «Ул әни белән яши иде, беседка ясамакчы иде. Йортта эшләргә яратты – энесе белән мунча салды, түбәне алыштырды, куллары алтын иде», – дигән Татьяна.

– Һәрвакыт шат, тыйнак, әйбәт. Бергә укыган чакларны искә төшерә идек, ул чаклар алтын булган икән, – дип сөйләгән туганнан туганы Иван Афанасьев.

Анатолий ракета һөҗүменә кала берничә сәгать кала гына элемтәгә кергән – чит номердан смс язган. Телефоны югалуы, шуңа хезмәттәшенең телефонына элемтәгә чыгарга кирәк булуы турында әйткән. Туганнарына кайда хезмәт итүе турында бернинди хәбәр дә бирмәгән.

– Без аның кайда икәнен белмәдек. Әмма 1 гыйнварга каршы төндә мин төшемдә еланнар күрдем. Алар күп иде, төрле, уянуга мин «нәрсәгә икән» дип борчылдым. Бераздан бөтен җирдә Макеевкадагы фаҗига турында яза башладылар, без борчылыша башладык. Энем Анатолий язган телефон номерына язды. Ул Анатолийның да, үзенең да Макеевкада булуы, әмма яраланган Толяның бинадан шуышып чыгып китә алуын хәбәр итте. Без башта ул исән калгандыр, Макеевкада яки Ростовтадыр, дип уйладык. Әмма өметләр вакыт узган саен юкка чыга барды – чөнки аның турында бернинди мәгълүмат та булмады, – дигән Татьяна.

Бераздан Анатолийның икенче бер хезмәттәшеннән хәбәр килә.

– Ул үзләренең подразделениесе өченче катта, Анатолийныкы икенчедә булганын сөйләде. Алар фаҗигага берничә минут кала күрешкәннәр. Аннан соң булганнар хакында ул: «Көчле тавыш, беренче шартлау, бина яна башлады. Кем өлгерде – тәрәзәдән сикерде, кем өлгермәде – шунда калды… Аннары ракеталар тагын төшә башлады. Мине читкә өстерәп калдылар. Ә Толя икенче катта калды, – дип сөйләгән Иван.

Гаилә могҗизага ышанып яшәвен дәвам итә. Әмма 6 гыйнварда куркыныч хәбәр килеп ирешә. Оборона министрлыгыннан шалтыратып, Анатолийның үлгәнен әйтәләр.

– Аны җимерекләр астыннан тапканнар. Курткасында документлары булган. Чыннан да Анатолий икәнен белгәнче, әнигә әйтмәдек. Аннары мин ДНК анализы өчен тест тапшырдым, медэкспертлар элемтәгә кереп, ДНКсыз да 99 процент ул икәнен белүләрен әйттеләр. Аннары мин аның тагын бер билгесе – кулындагы чаян татуировкасы турында әйттем. Җимерекләр астында табылган ирнең дә кулында шундый татуировка барлыгын әйттеләр, – ди Татьяна.

Анатолийны 9 гыйнварда кайтаралар.

– Табуты тәрәзәле иде, бите күренеп тора. Янган, бәрелгән урыннары шактый. Битен рәвешкә китергәннәр, эшкәрткәннәр. Башта «бу ул түгел» дигән уй йөгереп үтте… Аннары текәлеп карагач, таныдым. Цинк табут тәрәзәсендәге йөзе ул кайгырган чактагы карашы белән тәңгәл иде. Шикләр калмады – табутта Толя, – дип еларга җитешеп сөйли Татьяна.

Анатолийны шул көнне үк җирләгәннәр. Табутны өенә алып кергәннәр. Кире алып чыкканда, люстраның бер таҗы өзелеп төшкән. «Кемдер башы белән тигәндер» дип фаразлаганнар, әмма Татьяна әйтүенчә, озын буйлы кешеләр булмаган. Шуңа да «Толя безгә хәбәр бирде дип аңладык» дигән Татьяна.

Анатолий гомере буе Большая Константиновка авылында яшәсә дә, гаиләнең башка әгъзалары, калган туганнары җирләнгән күрше авыл зиратында җиргә иңдергәннәр.

«Үлем сәбәбен төгәл белмибез, шуңа да Толяның ни сәбәпле һәлак булганын белмибез – җимерекләр астында калып үлгәнме, шартлаудан җәрәхәт алыпмы», – дигән апасы.

Анатолий соңгы көннәрендә – 29,30 декабрьдә бәрелеш барган урыннардан яралыларны алып чыккан. Ә менә 31е көнне бинада калдырганнар…

Анатолий, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән булган.

Һәлак булучыларның якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Анатолий туганнары белән

https://63.ru/

Анатолий белән хушлашу

Фото: Кошки районы порталыннан

Анатолий һәм Татьяна

Фото: © 63.ru

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100