news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Макеевкада сигез кешелек гаиләне үтергәннәр

news_top

Донецк Халык Республикасында Макеевка шәһәрендә 8 кешелек гаиләне үтерү сәбәпле план-перехват игълан ителгән. Бу хакта шәһәре мэры Владислав Ключаровка сылтама белән Донецкиның яңалыклар агентлыгы хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

«Кичә 22:55 сәгатьтә бик начар хәл булды, хәзер барлык оператив хезмәтләр дә шөгыльләнә: бер гаиләне атып үтергәннәр, машиналарын алып киткәннәр. Хәзер шәһәрдә «Сирена» план-перехваты игълан ителде. Чынлыкта нәрсә булганы ачыкламыйча торып, хезмәтләр бу хәл турында сөйләми», – дип язган ул үзенең Телеграм каналында.

Агентлык мәгълүматлары буенча, Макеевкада төнлә 8 кешелек гаиләне үтергәннәр.

Макеевка – Донецкиның иярчен шәһәре, башкаланың төньяк-көнчыгышында урнашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар