Киң таралган фикерләргә карамстан, каты сортлы бодайдан ясалган макарон эшләнмәләре рационның файдалы өлеше булырга мөмкин. Бу турыда «АиФ» газетасы диетолог Лариса Никитинага сылтама белән яза.
Аның сүзләренчә, сыйфатлы паста әкрен үзләштерелә торган углеводлар, аксым, клетчатка, витаминнар һәм минераллардан тора. Мондый макарондагы углеводлар әкрен таркала, кандагы глюкоза микъдарын кинәт үзгәртмичә, озак вакыт тук булу хисе тудыра, шуңа күрә аларны хәтта Урта диңгез диетасына да кертергә була.
«Спагетти, паста, токмач – нинди генә макарон булмасын, алар организм өчен мөһим», – диде белгеч.
Ул «макарон ашасаң, һичшиксез тазарасың» дигән гыйбарәне кире какты. Аның сүзләренчә, макарон үзе генә фигура өчен куркыныч тудырмый. Иң мөһиме – продуктның сыйфаты, пешерү ысулы һәм аңа кушыла торган ингредиентлар. «Аль денте» итеп пешерелгән, яшелчәләр һәм җиңел соус белән бирелгән паста энергия һәм файдалы матдәләр чыганагы булып тора.
Никитина билгеләп үткәнчә, артык авырлык проблемалары еш кына артык ашаудан һәм майлы, калориясе югары кушылмалардан барлыкка килә.
Диетолог төрлелек өчен вариантлар да тәкъдим итте: карабодай, дөге, кукуруз оны макаронын куллану, шулай ук камырга табигый буягычлар – чөгендер согы, шпинат яки диңгез үләне кушу. Бу – ризыкны тагын да тәмлерәк һәм файдалырак итә. Өйдә паста әзерләү өчен, ул төрле «насадкалары» булган кул һәм электр аппаратларын кулланырга киңәш итте.
Аллергик реакцияләр турында сорауга җавап итеп, Никитина аларның булу ихтималы барлыгын раслады, чөнки макарон җитештерүдә күбесенчә йомырка кулланыла. Ә глютенга килгәндә, ул бары тик «целиакия» диагнозы куелган яки сизгерлеге югары булган кешеләр өчен генә куркыныч. Мондый кешеләр халыкның якынча 1 процентын тәшкил итә. Калганнар өчен әлеге аксым зыянсыз, диелә бу хәбәрдә.