Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Макарон пешергәндәге сигез хата

Күпләр макаронны «паста» дип атарга ияләнде инде, «ал денте» сүзе ни аңлатканын да беләләр.

news_top_970_100
Макарон пешергәндәге сигез хата
Владимир Васильев

Макарон пешергәндә күпләр ясый торган хаталар турында киңәшләр сайтында язылган.

Суга май салырга кирәкми. Макарон ябышмасын өчен, болгаткалап торыгыз.

Спагеттины сындырмыйлар. Ул бит махсус шулай нечкә һәм озын итеп ясала. Аны кечкенә кәстрүлдә дә пешереп була. Озын килеш саласың да, ул пешә-пешә үзе төшеп бетә.

Макаронның суын түгеп, краннан ага торган су белән чайкарга кирәкми. Юкса крахмалы юылып бетә. Нәкъ менә крахмал макаронны тәмле һәм куе итә бит.

Паста өстенә соус салу да дөрес түгел. Сосусны кәстрүлгә салыгыз, тәлинкәгә түгел. Соусны макарон өстенә генә салып җибәрсәң, ямьсез бер күлләвек барлыкка килер. Идеаль паста соус белән бергә болгатылып, бердәй масса булырга тиеш.

Артык пешермәгез. Паста сазлык кебек бүртеп беткән, аксыл булырга тиеш түгел. Мондый ризыкны бөтенләй ашамау хәерле. Аны соус та коткара алмый. Проблема җиңел чишелә - макарон савытындагы инструкцияне укыгыз.

Пешереп җиткермәү дә хата. Пешмәгән макарон тешкә сизелеп тора - бу дөрес түгел. Аl dente итеп пешерү өчен савытта күрсәтелгән инструкциядәге вакыттан 2-3 минутка кимрәк пешерегез. Иң яхшысы кабып карау - паста тыштан йомшак, эчтән катырак булырга тиеш.

Уылган пармезан өстәү дә дөрес түгел. Кибеттә уылган, вакланган килеш сатыла торган сыр, гадәттә, иске була. Аның исе дә, тәме дә булмый инде. Аны макаронга өстәмәгез.

Болгатмау - хата. Макаронны пешергәндә болгатырга онытучылар да очрый. Инде макаронны суга салып, бүлмәдән озакка чыгып китәргә яратучылар өчен алда искә алынган бер хатаны кабатларга була - суга берничә тамчы май салыгыз, ичмасам, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100