Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Майонезлы салатны күпме сакларга ярый?

news_top_970_100
Майонезлы салатны күпме сакларга ярый?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян сүзләренчә, майонезлы салатны ясагач ук суыткычта куйган очракта, 2 тәүлеккә кадәр сакларга ярый. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Әгәр салатны ясадыгыз да суыткычка куйдыгыз икән, ул анда чама белән 2 тәүлек тора ала. Ясагач, өстәлгә куйсагыз, ул анда 6-7 сәг торса, аннары суыткычка куйсагыз, куркыныч ихтималы шактый», – ди ул.

Белгеч кисәткәнчә, дөрес сакланмаган ризыкларны ашау агулануга китерергә мөмкин. Ул майонезлы салатларны өстәлгә куйганнан соң 2 сәгать эчендә ашап бетерергә киңәш итә.

«Сәгать 2дә салат ясап, майонез кушып, җылыда өстәлгә чыгарып куйсагыз, начар әйберне көт тә тор. Бактерияләр тиз үрчи, споралар бөтен җирдә оча. Бу – бик куркыныч», – ди ул.

Тутельян сүзләренчә, күпләр бу кагыйдәләрне белә. Ләкин бәйрәм шаукымы һәм Яңа ел мәшәкатьләре белән, салатның җылыда күпме торган абайламый калалар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100