Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Майонез ашау зыянлымы?

news_top_970_100
Майонез ашау зыянлымы?
Владимир Васильев

Диетолог Альбина Комиссарова сүзләренчә, майонез күпләр уйлаган дәрәҗәдә үк зыянлы түгел. Вакыт-вакыт салатка бер-ике кашык майонез салсаң, куркыныч юк. Бу турыда Медикфорумга сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Майонезны күп итеп ашамау хәерле, ләкин аннан тулысынча баш тарту да кирәкми. 100 гр майонезда 680 ккал бар. Чагыштыру өчен: 100 г атланмайда исә 715 ккал, 100 г зәйтүн маенда 880 ккал.

Майонезда иң зыянлы әйбер – тоз. Трансжирлар күләме минималь. Соусны ясый торган әйберләр – май, йомырка сарысы, шикәр, тоз, су, лимон согы яки аш серкәсе, горчица – сәламәтлек өчен иң куркыныч продуктлар түгел.

Кибеттән майонез сатып алганда, стабилизаторлар һәм Е-катнашмалар күп булмаганын карагыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100