news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Маймыл һөҗүме нәтиҗәсендә 84 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән

news_top

Адыгеядә яшәүче 84 яшьлек хатын-кызның маймыл һөҗүме нәтиҗәсендә гомере өзелә. Моннан тыш, хайван һәлак булучының 39 яшьлек оныгына да зыян китергән. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк буенча идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Һәлакәт кичә Тахтамукай районында шәхси хуҗалыкларының берсендә булган. Хуҗалар законсыз рәвештә экзотик хайваннар асраган, алар арасында төрле төр приматлар булган. Өлкән яшьтәге ханым хайваннарын ашату өчен вольерны ачкан. Нәтиҗәдә, маймылларның берсе хатын-кызга ташлана, аның аякларын тешли. Пенсионер хатын урында ук җан бирә.

Моннан тыш, хайван хатынның 39 яшьлек оныгына һөҗүм итә, аңа төрле җәрәхәтләр сала. Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар. Әлеге факт буенча саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар