Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Майлы гөмбәне маринадлау рецепты

news_top_970_100
Майлы гөмбәне маринадлау рецепты
Гөлүзә Василова

Эшләпәсе ялтырап, майланып торган бу гөмбәне ылыслы һәм катнаш урманнарда очратырга мөмкин. Аларны җыярга да күңелле, «оя»лары белән үсәләр.

Майлы гөмбәне (маслята) маринадлауның гади бер ысулын тәкъдим итәм.

Эре гөмбәләрнең эшләпәсендәге элпәсен алырга, вакларында калдырсагыз да була. Гөмбәне чүпләреннән арындырырга һәм яхшылап юарга.

Эре гөмбәләрне берничә кисәккә бүләргә, вакларын бөтен килеш (эре һәм вак гөмбәләрне аерып та пешерергә мөмкин) кәстрүлгә салырга һәм 1 литр су, берничә сарымсак, бөтен суган салып, 30 минут пешереп алырга. Әгәр суган яки сарымсак яшел төскә керә икән, димәк, агулы гөмбә эләккән, дип шикләнергә җирлек бар. Әгәр барысы да яхшы булса, сарымсак белән суганны алып ташларга, гөмбәне саркытырга һәм яңадан су салып, ярты сәгать пешереп алырга.

Гөлүзә Василова

Фото: © 

Ингредиентлар: яңа җыелган 2 кг гөмбә, 1 литр су, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 10 данә дәфнә яфрагы, 6 данә түгәрәк кара борыч, 6 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы аш серкәсе.

Аннары рецепт буенча маринад ясарга һәм кайнап чыккач гөмбәне шунда салып 25 минут кайнатырга, сүндерер алдыннан аш серкәсе салып болгатырга.

Стерильләштерелгән банкаларга бер тырнак сарымсак, дәфнә яфрагы, кара түгәрәк борыч салырга, өстенә пешкән гөмбәне тутырырга, тимер капкач белән ябарга һәм астын өскә әйләндереп каплап куярга. Гөмбә тутырылган банкалар суынгач, салкын урынга куярга.

Гөлүзә Василова

Фото: © 

Маринадланган гөмбә икенче ашларны тулыландыру өчен бик тәмле булачак. Шулай ук суган турап, үсемлек мае белән дә болгатып табынга бирергә мөмкин.

 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100