news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Майда пешкән суган тәкәсе рецепты

news_top
Майда пешкән суган тәкәсе рецепты
Фото Гөлүсә Рәхмәтуллинаның "ВКонтакте"дагы битеннән

«Авылга кайтып керүгә тәрәз төбендә үсеп утыра торган суган кыякларын күреп, суган тәкәсе ашыйсы килеп китте, тансыкка тәмле бит ул. Майда яки мичтә пешерсәң дә була», – дип кызыктырган Гөлүсә Рәхмәтуллина «ВКонтакте»дагы битендә.

Камыр өчен: 1 стакан су, 1 стакан сөт, 1 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3-4 кашык май, 1 кап коры чүпрә, он.

Камырны ясап, кимендә 1 сәгать күпертергә кирәк. Әче камыр тәмле була!

Эчлек өчен: 5-6 йомырка, суган кыягы (күбрәк салыгыз), 5-6 кашык сыер мае.

Суган тәкәсен ясап, ике ягын да майда кыздырып алырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар