Аш-су блогеры Гөлүсә Рәхмәтуллинадан тәмле йомшак пәрәмәчләр рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 1 стакан су, 1 стакан сөт, 2-3 аш кашыгы сыек май, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 1 кап коры чүпрә, чама белән он.
«Бик йомшак итеп камыр басарга, 1 сәгать чамасы җылы урында күпертергә. Эчлеккә кәтлит өчен ясалган фарш салдым. Кызган майда пешердем», – дип язган блогер.