news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Майда барлыгы 12 ял көне була

news_top
Майда барлыгы 12 ял көне була
Фото: «Татар-информ»

Май аенда 19 эш көне һәм 12 ял көне була. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Өстәмә ял көннәре Май бәйрәмнәре — Яз һәм Хезмәт бәйрәме, шулай ук Җиңү көне хисабына барлыкка килгән. Шуңа бәйле рәвештә 1 майдан 3 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр ял көннәре була.

8 май кыскартылган эш көне — эш вакыты бер сәгатькә кими.

2026 елның калган айлары арасында май эш көннәре саны буенча иң кыска ай була.

Шулай ук 2026 елның гыйнвары соңгы биш елда иң «яллы» ай булган: көннәрнең яртысыннан артыгы ял һәм бәйрәмнәргә туры килгән. Чагыштыру өчен, 2023, 2024 һәм 2025 елларның гыйнвар айларында 17 эш көне һәм 14 ял көне булган, 2022 елда — 16 эш көне һәм 15 ял көне. 2021 елда гына күрсәткечләр 2026 елдагы кебек булган — 15 эш көне һәм 16 ял һәм бәйрәм көне.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар