news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Май пенсияләрен алдан бирәчәкләр

news_top

Май өчен пенсияне кайсыбер кешеләргә апрельдә түлиләр. Бу май бәйрәме яллары белән бәйле. Акчасы банк аша күчкән һәр кеше пенсиясен алдан алачак. Бу турыда «РИА Новости» Россия Социаль фондына сылтама белән яза.

«Якынлашып килүче май бәйрәмнәренә бәйле рәвештә, пенсионерларның бер өлеше май өчен пенсиясен алдан алачак. Бу акчасы банк аша күчә торган кешеләргә кагыла. Почта бүлекләре пенсияләрне гадәти график буенча китерәчәк», дилә хәбәрдә.

Пенсиясе банк аша айның беренче көненнән дүртенче көненә кадәр килә торган пенсионерлар акчаны 30 апрельдә алачак.

Моның өчен гариза язарга кирәкми, акча автомат рәвештә килә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар