news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Май белән эшкәртелгән өрек, күрәгә, кара җимешнең нинди зыяны бар?

news_top
Май белән эшкәртелгән өрек, күрәгә, кара җимешнең нинди зыяны бар?
Фото: © "Татар-информ"

Киптерелгән җиләк-җимешне кайчакта үсемлек мае белән эшкәртәләр. Бу – өрек, күрәгә, кара җимеш кебек әйберләрнең тәмен бозарга мөмкин, ди агроном һәм биолог Михаил Воробьев. Бу турыда «АиФ» яза.

Аның сүзләренчә, мондый ысул белән эшкәртелгән киптерелгән җимешләр озак сакланса, майга әче тәм керә.

«Ул моңа карап агулы булмый, ләкин җимеш тәме бозыла. Бу – күбесенчә кара җимеш, күрәгә, өреккә кагыла», – ди белгеч.

Агроном сүзләренчә, киптерелгән җимешне ашар алдыннан әйбәтләп юарга кирәк, бернәрсә белән эшкәртелмәгән булса да.

Майлы элпәне юып бетереп булмаса, суга аш содасы кушыгыз, аннары җимешне кабат чиста су белән юыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар