news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Май бәйрәмнәрендә ял итү тәртибе билгеле

news_top
Май бәйрәмнәрендә ял итү тәртибе билгеле
Фото: © «Татар-информ»

Быел май бәйрәмнәрендә яллар арасында 5 көн эшлисе була. Бу турыда РИА Новости депутат Ярослав Ниловка сылтама белән яза.

«Бәйрәмнәр арасында, ягъни 4-8 майда эш көннәре була», – дигән ул.

Депутат сүзләренчә, гадәттә, кешеләр бу көннәрне түләнми торган отпуск рәвешендә ала, яки эш бирүче белән килешеп, читтән торып эшлиләр.

Май бәйрәмнәренең беренче өлеше 1-3 майда башлана.

9 Май исә шимбә көнгә туры килә һәм күчерелә. 9, 10, 11 май – ял, һәм сишәмбе, 12 майда, эш көне була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар