Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Май бәйрәмнәрендә эшләү: Татарстанда кайсы көннәр өчен икеләтә түләү каралган?

news_top_970_100

Май аенда 5 көнлек эш атнасы белән эшләүче татарстанлыларның 2 озын яллары булачак: 1 майдан 4 майга кадәр һәм 8 майдан 11 майга кадәр. Әмма республиканың кайбер кешеләре бу көннәрдә эшләргә мәҗбүр булачак. Май бәйрәмнәрендә эшләгән өчен ничек түләнәчәк соң?

Майның озын ял көннәре Яз һәм Хезмәт бәйрәме (1 Май) һәм Җиңү көне (9 май) белән бәйле. Моннан тыш, 4 гыйнвардан һәм 23 февральдән ял көннәрен күчерү хисабына 2 һәм 8 май көннәре дә ял булачак. Шулай ук 3, 4, 10 һәм 11 май шимбә һәм якшәмбегә туры килә.

Май аенда бары тик 1 һәм 9 май гына бәйрәм көннәре булып санала. Бу көннәрдә, РФ Хезмәт кодексының 153 нче маддәсе нигезендә, эш графигы нинди генә булса да, икеләтә күләмдә түләнергә тиеш. Шулай ук хезмәткәрнең икеләтә түләүдән баш тартырга һәм өстәмә ял алырга хокукы бар.

Май аеның калган ялларында эшләгән өчен түләүгә килгәндә, барысы да билгеләнгән эш графигына бәйле.

Әгәр 2, 3, 4, 8, 10 һәм 11 май оешмада гамәлдә булган график буенча ял көннәре дип саналса, бу көннәрдә эшләгән өчен икеләтә түләнергә тиеш.

Әгәр дә бу көннәр гамәлдәге режим буенча эш көне булып саналса, мәсәлән, алышына торган график булганда, бу көннәрдә эшләгән өчен бер генә күләмдә түләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100