news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Май бәйрәмнәрендә 1–3 һәм 9–11 май көннәрендә ял була

news_top
Май бәйрәмнәрендә 1–3 һәм 9–11 май көннәрендә ял була
Фото: «Татар-информ»

2026 елда Россиядә май бәйрәмнәре соңгы сигез елдагы иң кыскасы булачак. Бу хакта «SuperJob» компаниясенең юридик практика җитәкчесе Александр Южалинга сылтама белән «РИА Новости» яза.

Аның сүзләренчә, быел ял көннәре Яңа ел каникулларыннан күчерелмәгән, шуңа күрә май бәйрәмнәре кыскарган. Нәтиҗәдә, россиялеләр ике этап белән өчәр көн ял итәчәк.

Беренче ял көннәре 1 майдан 3 майга кадәр — җомгадан якшәмбегә кадәр дәвам итә. Икенче өлеше 9 майдан 11 майга кадәр — шимбәдән дүшәмбегә кадәр була, чөнки ял көне дүшәмбегә күчерелгән.

Гомумән алганда, биш көнлек эш атнасы булган хезмәткәрләр өчен май аенда 19 эш көне һәм 12 ял көне каралган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар