Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Май бәйрәмнәренә отпуск алсаң, акчасы күп буламы?

news_top_970_100
Май бәйрәмнәренә отпуск алсаң, акчасы күп буламы?
"Татар-информ" архивы

Производство календаре буенча, 5 көнлек эш атнасы булган кешеләргә майда 20 эш көне һәм 160 эш сәгате туры килә. Күпләр бу вакытта отпуск алырга гадәтләнгән. SuperJob Юридик практика директоры Александр Южалин озак яллар хезмәт хакына һәм отпуск акчасына ничек йогынты ясавын аңлаткан. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Белгеч сүзләренчә, окладка эшли торган хезмәткәрләрнең хезмәт хакы өстәмә ялларга карап үзгәрми. Айлык оклад бөтен эш көннәренә бүленә һәм майда бер эш көненең бәясе арта.

Мондый айда бер эш көне бәясе уртача хезмәт хакы буенча отпуск өчен түләүгә караганда зуррак булырга мөмкин, шуңа күрә отпуск алу отышлы түгел.

Ләкин быел майда эш көннәрендә аерма башка айлар белән чагыштырганда зур түгел, шуңа күрә майда отпуск алган кешеләр күп акча югалтмый.

Хезмәт хакы эшкә карап түләнә торган хезмәткәрләр өчен башкачарак була. Россия Хезмәт кодексының 112нче маддәсе буенча аларга өстәмә түләү каралган: оклад алмый торган хезмәткәрләр бәйрәм көннәрдә (1 яки 9 майда) эшкә җәлеп ителмәсә, оешма аларга өстәмә акча түләргә тиеш. Аның күләмен эш бирүче билгели. Хезмәткәр ял яки эшләми торган көннәрдә эшкә чыкса, түләү икеләтелгән күләмдә була.

Быел майда түбәндәгечә ял итәбез:

  • 29 апрельдән 1 майга кадәр (1 майны кертеп), алардан 29, 30 апрель – шимбә, якшәмбе, 1 май – эшләми торган бәйрәм көн;
  • 6 майдан 9 майга кадәр (9 майны кертеп), алардан 6, 7 май – шимбә, якшәмбе, 8 май – Яңа ел бәйрәмнәреннән күчерелгән ял көне, 9 май – эшләми торган бәйрәм көне.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100