news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Май бәйрәмнәренә кунакка килгән кызны бабасының этләре ишегалдында талап үтергән

news_top
Май бәйрәмнәренә кунакка килгән кызны бабасының этләре ишегалдында талап үтергән
https://pixabay.com/

Кырымда 10 яшьлек кыз баланы этләр талап үтергән. Этләрнең хуҗасы – баланың бабасына карата җинаять эше ачылган. Бу турыда ТАСС хәбәр иткән.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 10 һәм 14 яшьлек ике кыз бала Советский бистәсенә бабасына кунакка килә. 10 майда бабай вольерда яшәүче ике олы ротвейлерны иреккә чыгара. Этләр бабайның ишегалдында яши.

Шул чакта этләр ишегалдына чыккан кыз балага ташлана. Бала бик каты яралана, аны хастаханәгә китерәләр. Кич белән кыз вафат була.

Тикшерү эшләре бара, диелә «Вести» каналы хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар