Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Май бәйрәмнәренә көн суыта

news_top_970_100
Май бәйрәмнәренә көн суыта
Владимир Васильев / "Татар-информ" архивы

Май бәйрәмнәрендә Россия төбәкләрендә һава торышы төрле булачак. Бу хакта Россия гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән «Комсомольская правда» сайты яза.

«Күп җирләрдә аномаль эссе һава торышы көтелә. «Эссе» дигәндә мин климатик нормадан тайпылышны күздә тотып әйтәм. Әлбәттә, Архангельскида һәм Краснодарда норма төрлечә була», – дип сөйләгән Роман Вильфанд.

Төньяк-Көнбатыш федераль округта (Санкт-Петербург) алдагы 5 көндә, 27 апрельдән 1 майга кадәр, бик югары температура көтелә. Нормадан 7-8 градуска югары булып - +21...+24 булачак.

Үзәк федераль округта (Мәскәү тирәсе) һава торышы нормадан 6-9 градуска җылырак була, иң көньякта +24...+28 градус булачак. Ә соңыннан температура +20 градуска төшәчәк.

Орел, Липецк, Брянск, Воронеж, Тамбов өлкәләрендә май башында +18...+20 градус җылы була. Шулай ук көчле яңгырлар да көтелә.

Идел буе федераль округында (Татарстан) 27-28 апрельдә 20 градустан 25 градуска кадәр җылы була. Ә 29 апрельдән температура сизелерлек төшә. Ульяновскида, Самарада, Саратовта ял көннәрендә +25..+28 градус булса, соңыннан 20 градустан да артмаячак.

Көньяк Иделдә – Әстерханда һәм Волгоградта – алдагы көннәрдә 30 градуска кадәр җылы була. Соңыннан әкренләп температура +20..+23 градуска төшәчәк.

Ростов өлкәсендә дә шундыйрак хәл: шимбә көнне +26..+28 градус булса, соңыннан +20 градуска кадәр төшәчәк һәм бераз яңгыр явачак.

Краснодар краенда, Кырымда, Ставропольдә һәм Төньяк Кавказ республикаларында 27 апрельдә 29 апрельгә тиклем эссе, +25..+31 градус булачак. Ләкин соңыннан, 30 апрельдә һәм 1 майда, температура 2-3 градуска төшә.

Уралда исә һава торышы катлаулы. Шимбә көнне +17..+23 градус җылы булса, 1 майда төндә -5 градуска кадәр суытачак, көндез нибары +7...+10 градус кына була, явым-төшем, хәтта җепшек кар да явачак.

Себернең көньягында – Омскида, Новосибирскида, Алтайда, Красноярскида, Иркутскида – шимбә һәм якшәмбе көнне +15..+20 градус була. Аннан соң суытачак. 1 майда төнлә минус температура, ә көндез +6...+8 градус була.

Приморьеда +20..+22 градус җылы көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100