news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Май бәйрәменә җиңел рецепт: Ләйсән Гыймаевадан дүрт төрле эчлекле «ялкауларча пицца»

news_top
Май бәйрәменә җиңел рецепт: Ләйсән Гыймаевадан дүрт төрле эчлекле «ялкауларча пицца»
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Җырчы Ләйсән Гыймаева «ялкауларча пицца» яки май бәйрәмнәрендә эш вакытында тиз генә пицца пешереп алуның җиңел ысулын тәкъдим итте.

Моның өчен 2 багет кирәк, аларны буйга кисәргә.

Аннары төрле эчлекләр әзерләргә була.

1 нче пицца эчлеге: песто соусы, помидор, моцарелла сыры, бальзамик соус.

2 нче пицца эчлеге: моцарелла сыры, колбаса.

3 нче пицца эчлеге: кетчуп, ветчина, татлы борыч, кызыл суган, сыр соусы, чипсы (салмаска да мөмкин).

4 нче пицца эчлеге: кетчуп, майонез, сосиска, тозлы кыяр, зәйтүн җимеше, помидор, моцарелла сыры.

Духовкада пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар