news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Май аенда отпуск алу отышлымы?

news_top

Май – отпуск алу өчен иң отышсыз ай булып санала, чөнки бу айда эш көннәре аз һәм бу отпуск түләүләре күләмен киметә. Бу хакта «Работа.ру» сервисының персонал һәм оештыру үсеше буенча директоры Юлия Санинага сылтама белән РИА Новости яза.

«Әгәр күбрәк акча алырга теләсәгез, май ял итү өчен уңышлы ай түгел. Айда эш көннәре аз булу сәбәпле, отпуск өчен түләү дә аз була. Түләүләр күбрәк булсын өчен эш көннәре күп булган айда, мәсәлән, июльдә, ял алу отышлырак», – дип сөйләгән ул.

2026 елда май бәйрәмнәре икегә бүленгән – 1-3 майда һәм 9-11 майда ял булачак. Шул ук вакытта 30 апрель һәм 8 май кыскартылган эш көне була. Мәсәлән, 4 майдан 8 майга кадәр отпуск алганда, 11 көн рәттән ял итәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар