Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Май аенда кемнәрнең сим-карталарын сүндерәчәкләр?

news_top_970_100
Май аенда кемнәрнең сим-карталарын сүндерәчәкләр?
"Татар-информ" архивы

Кешеләргә массакүләм рәвештә элемтә операторларыннан паспорт мәгълүматларын раслау үтенече килә башларга мөмкин. Кайбер кешеләр моны «мошенниклар тозагы» дип уйларга мөмкин, тик бу – алай түгел. Элемтә операторлары «иясез» телефоннарны блокка куя башларга җыена. Бу хакта Лайф сайты яза. 

Паспорт мәгълүматларын нәрсә өчен сорыйлар?

Элемтә операторлары мәгълүматларына караганда, хәзер Россия базарында мәгълүматлары расланмаган 20 млн актив абонент бар. Алар дөрес булмаган паспорт номерлары күрсәтеп алынган.

Элемтә операторлары өчен бу файдалы түгел. Операторлар үзләренең мәгълүмат базасын тикшереп, сим-карталарны сүндерү ай саен 7 млрд сум табышны юкка чыгарачак, дип исәпләгән. Әмма элемтәне контрольгә алу максатыннан, тикшерү органнары элемтә операторларыннан бары тик паспорт номерын күрсәткән кешеләргә генә хезмәт күрсәтүне таләп итә. Тикшерү органнары фикеренчә, башка кешегә, яки бөтенләй булмаган кешегә теркәлгән телефоннар яшерен табыш алу яки ниндидер җинаятьчел схемаларда кулланылырга мөмкин. 

«Элемтә турында» закон буенча, оператор абонент турында мәгълүматка ия булса гына хезмәт күрсәтелергә тиеш. 44нче маддәдә язылганча, оператор абонентның шәхси мәгълүматлары дөреслеген тикшерергә хокуклы», – дип аңлатты депутат Никита Чаплин.

Димәк, операторның хәбәрен санга сукмасаң һәм аңа паспорт мәгълүматларын тапшырмасаң, сим-картаны сүндереп куярга мөмкиннәр.

«Элемтә турында» закон компанияләрдән расланмаган мәгълүматлы абонентларның номерларын блоклауны таләп итә, тик чынлыкта мондый хәлләр бик сирәк була. Элемтә операторлары абонентларын югалтырга теләми. Операторлар якын арада СМСларга җавап бирмәгән кешеләрнең номерларын блокламас, ә мәсәлән, кеше шалтыратканга гына җавап бирә торган итеп, хезмәтләрне чикләр», – дип фаразлый FixIT IT-компаниясе директоры Александр Золотарев.

Үз мәгълүматларыңны ничек расларга?

Моның өчен элемтә операторы салонына барып йөрергә кирәкми. Мобиль оператор өчен мәгълүматларны Госуслуги сайтына кереп расларга була. Моның өчен үз операторыңның сайтына керергә һәм «Проверить паспортные данные» функциясен сайларга кирәк, шуннан соң хисап язмасына керәсең һәм элемтә операторына мәгълүматны эшкәртергә рөхсәт бирәсең.

Олы кешеләр өчен моны эшләү четрекле булса, алар Күпфункцияле үзәккә барып, үз мәгълүматларын раслата ала.

Номер балага теркәлгән булса нәрсә эшләргә?

Закон буенча, килешүне 18 яше тулганнар гына төзи ала. Ләкин элемтә операторлары сим-карталарны паспорты булган кешеләргә сата (Россиядә паспорт 14 яшьтән бирелә). Хәзер, әгәр 18 яше тулмаган абонентка паспорт мәгълүматларын раслау турында СМС килә икән, ул әти-әнисе яки опекуны белән элемтә салонына килергә тиеш була.

Ә менә 14 яшьтән кечерәк балалар өчен номерны әтисенә яки әнисенә теркәргә була.

Номер башка кешегә теркәлгән булса нишләргә?

Россиядә яшәүче күп кеше дус-туганнарының сим-карталарын кулланырга күнеккән, хәтта килешү төзегән чын абонентның кем булуын күп очракта хәтерләми дә. Мәгълүматлар расланмаган очракта, операторлар, чикләүләр кертеп, бу номерны 1-2 атна кулланырга мөмкинлек бирәчәк, ә соңыннан сүндерәчәк, закон моны рөхсәт итә. Һәм ярты елдан соң, кайбер компанияләр бушаган «матур» номерларны кабаттан сата башлаячак. Бу да шулай ук законлы булып санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100