Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Май аенда булачак үзгәрешләр: «Шәраб кыйммәтләнә, очучыларның пенсиясе арта»

news_top_970_100
Май аенда булачак үзгәрешләр: «Шәраб кыйммәтләнә, очучыларның пенсиясе арта»
Фото: © «Татар-информ»

Май аенда законнарда үз хисабыңа акча күчергәндә комиссияне бетерү, срогы чыккан сөт сатуны тыю, абитуриентларны максатчан укытуга кабул итүнең яңа механизмы, хәбәрсез югалган гражданнарның туганнары өчен ДНК-анализларны мәҗбүри тапшыру кебек мөһим үзгәрешләр үз көченә керә. Шулай ук шәрабларга акцизлар арта. Май яңалыклары турында «Российская газета» яза.

Төрле банклардан үз хисапларың арасында акча күчерү бушлай булачак

Төрле банкларда үз-үзеңә онлайн-күчерүләр өчен комиссия 1 майдан (әгәр айга 30 млн сумнан артмаса) нульгә әйләнә.

Бу суммага сыешкан очракта бернинди банк та клиентны акчаны күчерү буенча чикли алмый. Комиссия булмаган кагыйдә 2 очракта эшләмәячәк. Бу – турыдан-туры банк бүлегендә физик зат яки аның вәкиле катнашында күчерү, шулай ук банк карталары ярдәмендә аларны чыгарган түләү системалары кагыйдәләре буенча күчерү (ягъни, асылда, карта номеры буенча күчерү). Соңгы очракта кешенең үз-үзенә күчерүен билгеләү һәрвакытта да мөмкин түгел.

Шулай итеп, айлык 30 млн сумлык лимит кысаларында үз хисабың арасында акчаны мобиль яки интернет-банк аша бушлай җибәрергә мөмкин булачак.

Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары инвестицияләрнең югалмавын тәэмин итәчәк

6 майдан Россия Банкы тарафыннан яңартылган, дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары өчен база стандарты эшли башлый. Шул исәптән дәүләтнеке булмаган пенсия тәэмин итү (НПО) килешүләрен төзегәндә «суыту» чоры кертелә.

«Хәзер клиент 14 көн эчендә агент аша рәсмиләштергән, дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешүне өзә ала. Элегрәк кайбер НПФлар гына үз теләкләре белән шундый ысулны кулланган», – дип билгеләп үтә Үзәк банкта.

Шулай ук НПФ клиентлар НПО килешүе төзелгәнче ала торган төп документка күбрәк мәгълүмат өстәячәк. Анда хәзер НПФ банкротлыкка чыккан яки лицензиясе гамәлдән чыгарылган очракта гарантияләр системасы турында бүлек булырга тиеш. Анда компенсация күләме һәм түләү тәртибе күрсәтеләчәк.

Ниһаять, НПФ инвестицияләрнең югалтусызлыгын тәэмин итәргә тиеш, дип күрсәтәләр Россия Банкында. Төп мәгълүмат документында фондның НПО пенсия счетында клиент акчасын инвестицияләү нәтиҗәләрен чагылдырырга тиешлеге язылачак. Әгәр НПФ югалтулар кичерсә, ул клиентның Пенсия счетын шул күләмдә тулыландырырга тиеш. Шулай ук НПФ дәүләтнеке булмаган пенсия күләмен һәм пенсия резервларын урнаштырганда тискәре нәтиҗә булганда аны түләү дәвамлылыгын киметә алмый, дип билгеләп үтәләр Үзәк банкта.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Шәрабка акцизлар 3 тапкыр артачак

1 майдан шәрабларга акцизлар 3 тапкыр артачак: шәрабка 34 сумнан 108 сумга кадәр, газлы шәрабка 45 сумнан 119 сумга кадәр (башта литрга 141 сумга кадәр арттыру планлаштырылган иде). Акцизлар Россия һәм импорт шәрабларына да арта.

Ләкин Россия шәраблары бу очракта ота. Беренчедән, чит ил шәрабларына да пошлина бар (Грузин шәрабыннан тыш). Ә дус булмаган илләрдән килгән шәрабларга 2023 елның 1 августында кертү пошлинасы 12,5 проценттан 20 процентка кадәр арттырылган, әмма 1 литр өчен 1,5 доллардан ким түгел. Моннан тыш, Россия шәрабчылары салым ташламасы ала алачак. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы акциз арту сәбәпле Россия шәрабына һәм шампан шәрабына бәяләрнең шактый артуын фаразламый, дип бәяләде статс-секретарь министрлык башлыгы урынбасары Виктор Евтухов. Әмма күп кенә Россия шәрабчылары бәяләрне 35%ка кадәр күтәрү турында игълан иткәннәр.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Яраклылык вакыты чыккан сөт сатуны тыя башлаячаклар

1 майдан зур сәүдә челтәрләрендә (50 һәм аннан да күбрәк кибет) кассаларда легаль булмаган һәм яраклылык вакыты чыккан сөт продукциясен, шулай ук су сатуны тыя башлаячаклар.

Яңа механизм законсыз яки срогы чыккан продукцияне сату мөмкинлеген автомат рәвештә туктата алачак – аны касса аша үткәреп булмаячак.

Очучыларга һәм шахтачыларга пенсиягә өстәмә түләүләр исәпләнә

1 майдан граждан авиациясе һава судноларының очу экипажларының элеккеге әгъзаларына һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләренә пенсия яңадан исәпләнәчәк. Зыянлы һәм авыр хезмәт шартлары өчен аларга картлык буенча иминият пенсиясенә өстәмә айлык түләү каралган.

Ул берьюлы берничә күрсәткечкә бәйле өстәмә тарифлар буенча взнослар суммасына, шулай ук очучылар һәм шахтерлар хезмәтен кулланган оешмалардан кергән пеняларга һәм штрафларга бәйле. Пенсияләргә өстәмә түләүләр елына 4 тапкыр ягъни квартал саен үзгәртелә. Квартал саен төзәтмәләр керткәндә, өстәмә түләүләр күләме эш бирүчеләрнең өстәмә тарифлар буенча кертемнәр суммасына бәйле рәвештә арта да, кими дә ала.

Өстәмә түләүләр һәр алучы өчен индивидуаль күләмдә, аның уртача айлык хезмәт хакын һәм махсус стаж дәвамлылыгын исәпкә алып билгеләнә. Шулай ук Россиядә уртача айлык хезмәт хакы күләме дә исәпкә алына.

Максатлы укыту өчен абитуриентларны кабул итү кагыйдәләре үзгәрә

1 майдан абитуриентларны максатчан укуга кабул итү буенча үзгәрешләр үз көченә керә. Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков сүзләренчә, максатчан җыюның яңа кагыйдәләре – булачак кабул итү кампаниясенең төп яңалыгы.

Закон буенча, максатчан укыту – ул диплом алганнан соң эшкә урнашуны күздә тоткан килешү нигезендә һөнәри белем алу. Югары яки урта һөнәри белем бирү программасына керүче абитуриент федераль дәүләт органы, РФ субъектының дәүләт хакимияте органы яки җирле үзидарә, юридик зат яки шәхси эшмәкәр белән шундый килешү төзергә хокуклы.

Хәзер барлык потенциаль максатчан укыту заказчылары максатчан килешүләр төзү турында тәкъдимнәрне «Россиядә эш» порталында бастырачаклар. Бу портал «вузга онлайн керү» супер сервисына интеграцияләнгән, һәм абитуриентлар заказчының тәкъдимнәре нигезендә «Дәүләт хезмәтләре» порталында килешү төзү өчен гаризалар бирә алачак.

Югалган кешеләрнең туганнары ДНК тапшыра башлаячак

Хәбәрсез югалган кешеләрнең якын туганнары мәҗбүри геном теркәлүенә дучар ителәчәк. Бу хактагы Закон 15 майда үз көченә керә.

Тәртип хәбәрсез югалган кешеләрне эзләүнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Геном теркәлү югалганнарны идентификацияләү өчен, шулай ук билгесез мәетләрнең шәхесен ачыклау өчен кирәк.

2023 ел башына Россиядә хәбәрсез югалган 28 меңгә якын кеше эзләнә. Шул исәптән 960 балигъ булмаган бала. Шул ук вакытта 2022 елда 7,5 меңнән артык кешенең язмышы ачыкланган.

Дәүләт геном теркәвен үткәргәндә алынган геном мәгълүматлары хәбәрсез югалган кешенең кайда булуын билгеләгәнче сакланачак, әмма 70 елдан артык түгел. Хәбәрсез югалган кешенең якын туганнары дип аның белән биологик туганлык мөнәсәбәтләрендә булган кешеләр аңлатыла: ата-аналар, балалар, бертуган абый-апалары, сеңел-энеләре.

Гөлназ Әхтәмҗанова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100