Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Май аена бакча календаре: кайчан нәрсә утырту отышлы?

«Әгәр моңарчы бу календарь буенча эшләгәнегез булмаса, сынап карагыз – аерманы бик тиз сизәчәксез», – дип киңәш итә агроном.

news_top_970_100

Яхшы уңыш алу өчен, бик күп бакчачылар ай календарена күз сала. Май аеның башы, уртасы һәм ахырында нинди җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне, чәчәк һәм яшел тәмләткечләрне утыртырга, шулай ук, орлыкны түтәлгә чәчү, үсентеләрне ачык һавага чыгару өчен әйбәт көннәр турында агроном киңәшләре – РИА Новости сайты яза.

Ай календаре буенча утырту

Календарьны ай фазаларына карап төзиләр. Ул орлык чәчү я утырту өчен кулай көннәрне күрсәтә, кайсы вакытта бакча эшләре белән шөгыльләнергә, ә кайчан ял итәргә икәнлеген белергә ярдәм итә.

Ай фазасының бакча эшләренә тәэсире:

* Яңа ай туганда (баштагы 3 көне) – ни дә булса утырту яки күчереп утырту ярамый торган көннәр;

* Үсүче ай – җимешләре җир өстендә өлгерә торган үсемлекләрне утырту өчен кулай вакыт, бу – җиләк, җиләк-җимешләр, кайбер яшелчәләр, чәчәкләр һ.б.

* Тулган ай (барысы 2 көн) – чүп утау, ашлама кертү, зарарлаучы бөҗәкләр һәм чирләрдән эшкәртү өчен әйбәт.

* Кимүче ай – энергия түбән таба, җиргә юнәлгән вакыт. Бу чорда суганчалар, тамыразыклар утырту яхшы.

Майда нинди яшелчәләр утыртырга?

«Барлык яшелчәләрне дә шушы вакытта утырталар яки күчереп утырталар», – дип ачыклык кертә агроном Альбина Павлова.

Кәбестә

«Көзгә бакчада алагаем зур кәбестә кәчәннәре кукраеп утырсын өчен, орлыкларны дөрес сайлау һәм аларны вакытында утырту мөһим. Башта чәчүлек материалны «Нитрофоска» яки «Фитоспорин» белән эшкәртергә кирәк», – ди эксперт.

Ак кәчәнле кәбестә

Иртә сортлы кәбестә тыгыз һәм авыр булмый. Ләкин аның төп өстенлеге бу түгел. Җәй уртасына инде бакчачылар аның беренче уңышын җыеп ала, хуш исле щи һәм борщ пешерә, салатлар ясый. Соң өлгерүче сортлар исә беренче көзге кырауларны ярата, бу вакытта ул аеруча сусыл һәм кетердәвек була.

Май аенда кәбестә утырту өчен әйбәт көннәр: 6, 9, 10, 13-15, 17, 22-24.

Төсле кәбестә

Кәбестәнең бу төре үсешенең беренче этабында иртә сортлы ак кәчәнле кәбестәгә охшаган. Ләкин ахырда ак һәм сөт төсендәге төркемчәчәкле үсемлекләр формалаша. Төсле кәбестәне үсентегә дә, орлыгын туры ачык грунтка да утырталар. Моның өчен иң кулай вакыт 1-15 май аралыгында.

Ташкабак

Ташкабакны май аенда ачык түтәлгә утыртырга була. Ләкин һава температурасын күздән ычкындыру ярамас, бигрәк тә, кырау төшә торган төннәрдә. Андый куркыныч булганда, шытып чыккан үсентеләрне ябарга кирәк.

Майда ташкабак утырту өчен иң әйбәт көннәр: 6, 13-15, 17, 22-24.

Кабак

«Мускат сортлы – хуш исле һәм йомшак; каты кабыклы – баллырак, ләкин тышы каты; эре җимеш бирә торган – кабаклары алагаем зур үсә. Болар барысы да – кабак турында. Дөрес итеп тәрбияләгәндә, бу төрләрнең барысын да үстереп була», – ди Альбина Павлова.

Чөгендер

Белгеч сүзләренә караганда, бу тамыразык көчле һәм түзем, язгы салкыннардан курыкмый, шуңа күрә, тыныч күңел белән, аны ачык түтәлгә утыртырга була. Утырту өчен орлык сайлаганда, берничә факторны: өлгерү вакыты, тәме, төсе һәм формасын истә тоту кирәк.

Май аенда чөгендер утырту өчен кулай көннәр: 6, 9, 10, 13-15, 17, 22-24.

Шалкан

Бу тамыразык тикмәгә генә әкият героена әверелмәгән, әлбәттә. Аны файдалы үзлекләре, зур булуы һәм тәме өчен яраталар.

Шалкан утырту өчен иң әйбәт вакыт: 6, 9, 10, 13-15, 17, 22-24 май көннәре.

Кыяр

«Май аенда ачык грунтка утырткан кыярга җил тияр, дип куркасы юк, аның өчен язгы кояш нурлары да куркыныч түгел», – ди Альбина Павлова.

Кыярны 2-4, 6, 13-15, 17, 22-24, 30, 31 май көннәрендә утыртсаң, уңарсың.

Кишер

Кышка саклау өчен кишерне нәкъ менә май аенда утырту әйбәт. Кишер сәламәт һәм нык булачак. Кишер чебене зарарлау куркынычы да, иртә язда утырткан кишергә караганда, әзрәк.

Аны майның 1, 2, 5-7, 15, 19, 20, 23, 24, 27, 28 көннәрендә утырту зарур.

Редис

Редисның өлгерү вакытын озынрак итү өчен, Альбина Павлова аны берничә өлешкә бүлеп чәчәргә тәкъдим итә. «Башта салкыннардан каплап һәм саклап, март аенда, соңрак апрель һәм майда. Яшь кетердәвек редислар бакчада кыяр, салат, шпинат, укроп, петрушка булганда өлгерәчәк», – ди агроном.

Май аенда редисны 6, 9, 10, 13-15, 17, 22-24 утырту отышлы.

Язгы сарымсак

Язын сарымсакны тырнаклап кына утырталар. Тиешле тәрбия булганда, җәй эчендә аның башлары җитешергә һәм үсәргә өлгерә. «Тәҗрибә шуны күрсәтә: зурлыгы буенча андый сарымсак көздән чәчкән сарымсактан калышырга мөмкин, ләкин ул әйбәтрәк саклана – 2 елга кадәр, көз утыртканы исә 4-5 айдан сабак җибәрә башлый», – ди белгеч.

Аны майда утырту көннәре: 6-9, 10, 17.

Ногыт борчагы (фасоль)

Кузаклы ногыт борчагы җылы ярата. Ул тиз шытып чыга, тиз формалаша, бигрәк тә, тышта температура 15 градус җылы тора икән. Майда исә нәкъ менә шундый һава торышы.

Борчак

Язның май аенда утырту өчен идеаль саналучы тагын бер кузаклы культура. Бу вакытка туфрак инде әйбәт җылынган, уңай шартларда орлыклар көчле шытым һәм, соңрак, мул уңыш бирә.

Кузаклылар

Кузаклыларны утыртканда, бакчачылар шундук ике мөһим эш башкара: тәмле кузаклы үстерәләр, туфракны уңдырышлырак һәм җиңелрәк ясап, азот белән баеталар. Агроном әйтүенчә, хәзер селекционерлар тарафыннан бу көньяк үсемлегенең хәтта салкын төбәкләрдә дә зур уңыш бирүче сортлары уйлап табылган.

Кузаклылар, борчак һәм ногыт борчагын утырту өчен 9-11, 22 май көннәре әйбәт.

Помидор

Бакчачыларның күбесе тәрәзә төпләренә тартма һәм стаканнар куеп, үсенте өчен орлыкны әле мартта ук утырта, кайберәүләр исә орлыкны парникка утырту яхшы, дип саный. Соңгылары өйдә үскән үсентене бик тиз куып җитә, сирәк авырый.

Помидорларны чәчү һәм күчереп утырту өчен 6, 13-15, 17, 22, 23, 24 май көннәре кулай.

Суган

Белгеч сүзләренә караганда, суганны чын җылы көннәр килгәч кенә утырту кирәк. Туфрак 5-8 см тирәнлектә 14 градуска кадәр җылынган булырга тиеш. Җир салкын булса, күп кенә суганчаларның көпшә кыяк җибәрү куркынычы бар.

Утырту өчен яхшы саналучы көннәр: 6, 9, 10, 13-15, 17, 22-24 май.

Бәрәңге

Май бәйрәмнәре инде бик күптән бәрәңге утырту көннәре булып гадәткә кергән. Бакчачылар нәкъ менә шуның өчен дә, бу көннәрдә һава торышы әйбәт булсын, дип телиләр.

Бәрәңге утырту өчен 6, 9, 10, 13-15, 17, 22-24 май көннәре кулай.

Борыч

Май аенда борыч үсентеләрен ачык һавага күчереп утырталар. Кырау сугу, туң төшү куркынычы беткәч кенә бу эшкә тотынырга ярый, ди белгеч. Көтелмәгән сюрпризлардан төнгә борычны каплап куеп котылырга мөмкин. Әгәр көн салкынча, һәм температура 10 градустан күтәрелми икән, иң яхшысы – борычларны ни белән дә булса каплап чыгу.

Үсентеләрне ачык һавага 6, 13-15, 17, 22-24 май көннәрендә күчереп утырту киңәш ителә.

Май аенда яшел тәмләткечләрдән нәрсә утыртырга?

Укроп

Хуш исле укропны хуҗабикәләр салатка да, кайнар ризыкларга да, кышка тозлыйсы- маринадлыйсы яшелчәләргә да салалар. Яфракларын һәм орлыгын киптерәләр, шулай ук, кышын да хуш исле, яңа өзеп алган кебек булсын өчен туңдыралар да.

Петрушка

Петрушканың төп иң киң таралган төре – икееллыклар, ди Альбина Петрова. «Яшь яфраклар көчле һәм сәламәт булсын өчен, туфракны минераль һәм органик ашлама белән тукландыру кирәк. Урыны кояшлы һәм җылы булсын. Вакытында су сибәргә, утарга, җирне йомшартырга кирәк», – дип киңәш итә агроном.

Салат

Салат – бик күп төрле культура. Яфраклы, кәчәнле, спаржа кебек, кресс-салат, рукола, кытай һәм пекин кәбестәсе, фриссе – бу төр үсемлекнең «иң якын туганнарының» бу әле берничәсе генә.

Шпинат

Шпинат орлыклары тиз үсә. Яхшы үссен өчен, аны уңдырышлы туфрак, дым белән тәэмин итәргә, җирне йомшартып торырга кирәк.

Май аенда нинди чәчәкләр утырталар?

Чәчәк үстерүчеләр өчен май аенда эшләр мулдан. Нәкъ шушы айда чәчәк орлыкларын утырту һәм әзер үсентеләрне күчереп утырту мәшәкате күп була. Үсемлекләрне дөрес сайлап, утырту материалын дөрес итеп әзерләсәң, гөлбакча җәй буе һәм хәтта көзен дә күзләрне дә, күңелләрне дә сөендереп торачак.

Настурция

Настурция тиз чәчәк атсын өчен, май аенда аны ачык һавага бер-берләреннән 25 см аралыктагы нәни чокырларга утырталар. Кырау төшү куркынычы булганда, үсентеләрне полиэтилен яки чүпрәк белән капларга киңәш ителә.

Утырту өчен уңай көннәр 23-24 май көннәре.

Суганчалы чәчәкләр, шул исәптән, лалә, нәркис һәм гладиолуслар өчен 2-4, 6-10, 13, 14, 30, 31 май көннәре яхшы.

Лалә

Лалә суганчаларын традицион рәвештә көздән утырталар. Язын утырту ысулы да бар. Моның өчен суганчаларны март-апрель айларында контейнерга утырталар, майда исә даими урынына күчерәләр.

Нәркис

Кышын суганчалары әйбәт сакланган булса, язын аларны бакчага күчереп утыртырга мөмкин. «Шуны истә тоту кирәк: алар җылыга бик таләпчән. Туфрак җылынган булырга тиеш. Көрәк тирәнлеге җирне казып чыгарга кирәк, ә суганчаларны сайлап кына утыртырга», – дип киңәш бирә агроном.

Гладиолус

Гладиолус суганчаларын җылы туфракка утырталар. Башта аларны «Фитоспорин» препаратында чылатырга кирәк.

Бәрхет гөл (бархатцы)

Иң талымсыз берьеллык чәчәкләрнең берсе. Язын базарда аның төрле сортларын күрергә мөмкин. Бәрхет гөл, орлыгын ачык грунтка утыртсаң да, тиз шытып чыга, тиз үсә, тиз чәчәк ата.

Күкбаш (василек)

Матур, нәфис, талымсыз чәчәк, һәр бакчаның бизәге. Салкынга һәм эссегә чыдам. Аның орлыкларын 1,5 см тирәнлектәге нәни чокырларга араларын кимендә 15 см калдырып утырталар. Туфрак белән күмдереп, җиңелчә баскалыйлар. Берьеллык бу чәчәк көзгә кадәр чәчәк ата.

Космея

Төрле төсләрдәге юка таҗлы бу чәчәк кашкарыйлар семьялыгына карый.

Берьеллык чәчәкләрне (бәрхет гөл, күкбаш, космея) 1-4, 6, 13, 14, 22-24, 27-31 май көннәрендә утырту әйбәт.

Виола

Халыкта аны «миләүшә» дип йөртәләр, икееллык талымсыз чәчәк. Аны үсентедән күчереп яки май аенда түтәлләргә орлыгын чәчеп утырталар.

Утырту өчен хәерле көннәр: 1-4, 6, 13, 14, 22-24, 27-31 май.

Дәлия (георгин)

«Дәлияне утыртуның иң яхшы ысулы – бәрәңгесен утырту. Моны кояш баеган чакта яки болытлы көнне эшләү кирәк», – ди Альбина Павлова.

Утырту өчен 1-4, 6, 9, 10, 13, 14, 22-24, 27-31 май көннәре яхшы.

Белгеч киңәшләре

* 5, 18, 19, 20 май көннәрендә бернәрсә дә утыртмагыз.

* Үсентеләрне ачык грунтка иртән иртүк яки кич белән утырту кирәк.

* Ай үскәндә – үсемлекләрне минераль ашлама белән, ай кимегәндә, органик ашлама белән тукландыралар.

«Кешеләр күп гасырлар дәвамында Айның Җиргә тәэсирен күзәткән. Нәтиҗәдә, тәҗрибәне системага салып, планетаның һәм аның юлдашының уртак ритмнарын чагылдыручы ай календаре төзегәннәр. Әгәр моңарчы бу календарь буенча эшләгәнегез булмаса, сынап карагыз – аерманы бик тиз сизәчәксез», – дип киңәш итә агроном.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100