news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Май ае – бәрәңге алыр чак, яки Балтачта бәрәңге ала башлаганнар (һәм бу – шаярту түгел)

news_top

Балтач районы порталында бәрәңге алган видео чыкты. Видеоны төшерүче агай әйтүенчә, бу – шаярту түгел.

«Менә, җәмәгать, элек августта яңа бәрәңге ашый башлаган идек, аннары июльгә күчте, соңгы арада июньгә күчте. Ашыйсы килде бит май аенда. Менә теплицага иртәрәк утыртып, менә шушындый бәрәңгеләр барлыкка килгән», – дип казып күрсәтә агай.

Бу «Армада» сорты икән. Безнең хыял тормышка ашты, ди агай.

«Буа кызлары» төркеме күчереп чыгаргач, моңа ышанмаганнар. Ә Балтач төркемендә утыручылар агайны беләләр икән – Борбаштан икәнен таныганнар. «Молодцы Балтач районы!» – дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар