«Махсус кресло саклап кала алмаган»: Коточкыч авариядә әтисе һәм 8 яшьлек кызы үлгән
Уфага таба бара торган җиңел автомобиль йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.
26 гыйнварда иртәнге якта Башкортстанның Бөре районында юл һәлакәте була. Бу турыда Башкорстан буенча ЮХИДИга сылтама белән «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.
Фаҗига Уфа-Яңавыл юлының 88 километрында Үгез авылы янында була. Биредә «Лада Калина» җиңел машинасы белән «Вольво» йөк автомобиле кара-каршы бәрелешә.
«Авариядә җиңел машинаны йөртүче, аның балигъ булмаган яшьтәге пассажиры урында ук һәлак була», — дип әйткәннәр ведомствода.
Урында коткаручылар һәм башка хезмәтләр эшләгән.
Соңрак ачыкланганча, фаҗигадә 46 яшьлек ир-ат һәм аның 8 яшьлек кызы һәлак булган. Алар Мишкә районында яшәгән.