Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махсус костюм кигән табиблар качкын авыруны куып йөргәнен видеога төшергәннәр

Ир-ат коронавируска анализларны көтеп ятмыйча, качып китәргә уйлаган.

news_top_970_100
Махсус костюм кигән табиблар качкын авыруны куып йөргәнен видеога төшергәннәр

8 апрельдә Арзамас шәһәрендә ашыгыч ярдәм фельдшерлары бер авыруның артыннан куып йөри. Табиблар махсус костюм кигән. Психик авыру ир-ат исә ашыгыч ярдәм машина утырудан баш тарткан һәм качып киткән. Бу хәлне шаһитлар видеога төшереп алган. «Вести» каналы шул кадрларны күрсәтте.

Видео социаль челтәрләрдә таралгач, шәһәр халкы куркуга калган. Коронавирус белән авырый торган кеше качкан булган дигән имеш-мимешләр барлыкка килгән. Шуннан соң Арзамас мэры Александр Щелоков халыкка мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренчә, бу кешедә COVID-19 әлегә расланмаган, тест нәтиҗәләре атна азагында гына билгеле булачак.

Шәһәр башлыгы сүзләренчә, психик авыру ир-ат әнисе белән яши. Ләкин аны хастаханәгә операциягә салганнар. Бу ир-ат артыннан карарга кеше калмаган. Аны психоневрология интернатына озатырга карар кылганнар. Башта коронавируска анализ тапшыру таләп ителгән. Ир-ат исә анализ нәтиҗәләрен көтеп ятмаска һәм качып китәргә карар кыла. Аны табиблар тоткан һәм карантинга япкан, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100