Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Махмырдан тиз арада котылуның ун ысулы

Яңа елны исерткеч эчемлекләрсез генә каршы алу - иң яхшысы. Безнең укучыларыбызның күбесе шундыйдыр дигән фикердә торабыз. Кызганыч, кемнәрдер чамасын белмичә эчеп, уңайсыз хәлдә калуы бар. «Интертат» укучыларына махмырдан тиз арада рәткә килүнең ун ысулын тәкъдим итә.

news_top_970_100
Махмырдан тиз арада котылуның ун ысулы
https://pixabay.com/ru/

Махмыр синдромы — исерткеч эчемлекләр белән агулануның нәтиҗәсе булып санала. Организм аның белән үзе көрәшә, әмма аңа ярдәм итәргә дә була.

Беренче ысул: йокы

Алкоголь организмнан 24 сәгать эчендә чыга. Бу вакытны төшләр күреп, йоклап та үткәрә аласыз. Әмма дә ләкин сезнең моңа вакытыгыз булмаса, киләсе пунктка күчәбез.

Икенче ысул: Сыеклык балансын үз хәленә кайтару

Исерткеч эчемлекләр организмны хәлсезләндерә, шуңа күрә кеше иртә белән эчәсе килеп уяна. Моңа каршылык күрсәтерлек бернинди сәбәп тә юк. Организмда сыеклык балансын торгызу махмыр синдромын җиңәргә ярдәм итәчәк. Махмыр вакытында нәрсә эчәргә? Әйе, асылда, кул астында булган бөтен нәрсә дә яраячак.

Рассол. Борынгы, шуңа да карамастан, нәтиҗәле чара. Тозлы сыеклык су-электролит балансын нормалаштырырга бик яхшы ярдәм итә. Кыярныкыннан тыш, томат яисә башка төрле рассолларны кулланырга мөмкин. Сыеклыкны эчәр алдыннан капкалап алырга кирәк, чөнки рассолны буш ашказанга эчеп җибәрү тыела.

Су. Барысы да гади: күбрәк су эчегез. Моны инде кичен үк эшли башларга була, әйтик, бер стакан гади су белән шәрабны чиратлаштырып эчәргә мөмкин.

Какао. Борчылу, йокысызлык, начар кәеф — болар барысы да «махмыр депрессиясе» дип аталган симптомнар. Кузаклылар какаосы порошогы моңа каршы көрәшә ала, ә аның составына кергән серотонин, дофамин, триптофан, алар эшкә сәләтне яхшырта һәм кәефне күтәрә.

Банан-сөт эчемлеге. Сөт кислотасы тиз тәэсир итә торган нәтиҗә күрсәтә. Сөтне халык телендә «табигый тынычландыргыч» дип әйтәләр. Әмма сөтне зур булмаган күләмдә генә эчәргә кушалар, шуңа күрә блендерга бер стакан сөт һәм бер банан салырга киңәш итәбез. Әлеге эчемлек «В» витаминына һәм калийга бай, ул ашказанын тынычландыра, гәүдәне электролитлар белән баета һәм организмдагы токсиннарны чыгарачак.

Миләш төнәтмәсе. Өегездә кипкән миләш җиләкләре булса, аларны кайнар су белән төнәтеп, пешкәнен бераз көтеп, бер стакан күләмендә эчеп җибәрегез. Миләш җимешләрендәге «С» витамины, органик кислоталар һәм дубиль матдәләр шешенгән урыннарны бетерергә ярдәм итә.

Гөлҗимеш төнәтмәсе. Гөлҗимештә дә «С» витамины бар, аның күпчелеге җимешләрендә була. Төнәтмәне чарага барыр алдыннан әзерләп куегыз. Кичәдән соң уянып, төнәтмәне эчеп куйсагыз, үзегезгә дә җиңел булып китәчәк, организмыгызга да көч кереп китәчәк.

Өченче ысул: Организмны чистарту

Кичәдән соң организмда калган «агу”ны чыгарырга актив күмер ярдәм итәчәк. Берьюлы берничә «төймә”не эчеп җибәрсәгез генә махмырдан котыла алачаксыз. Аларның саны гәүдә төзелешенә бәйле: 10 килограмм авырлыкка 1 төймә туры килә. Күмерне эчеп җибәргәндә суны жәлләмәгез, күп итеп эчегез.

Дүртенче ысул: Душ яисә мунчага керү

Шәһәр фатиры шартларында торучылар душ керә ала яисә диңгез тозы эретелгән ванна да туры килә ала. Мунчага керсәгез — тагын да яхшырак булачак. Су процедуралары кан әйләнешен һәм матдәләр алмашын активлаштыра. Моннан тыш шешенүдән дә котылырга мөмкин.

Бишенче ысул: Махмырдан пластырь

Кореядә ясалган тукыма битлекләрне яратасызмы? Ул вакытта шулардан файдаланыгыз, алар баш авыртуын, шул исәптән махмырны да җиңәргә ярдәм итә.

Алтынчы ысул: Бал

Өй шартларында махмырдан котылырга тагын нәрсә тиз ярдәм итәр дип уйлыйсыз? Бал организмга чистарынырга ярдәм итә. Ул организм тарафыннан җиңел үзләштерелә, составта гади углеводлар булганга күрә тиз арада диярлек тәэсир итә. Моннан тыш, бал кислота-селте балансын нормада тота, артериаль басымны киметә һәм канда шикәр күләмен тиз күтәрә.

Җиденче ысул: Гәрәбә кислотасы

Организм агулар белән мөстәкыйль көрәшә алса да, аңа бу процессны тизләтүдә ярдәм итәргә була. Алкогольгә каршы гәрәбә (янтарь) кислотасы микъдары булган препаратлар (даруханәдән сорагыз) тора ала. Әмма сак булыгыз: язва һәм гастрит булганда, кан басымы югары булганда бу ысулны бөтенләй дә кулланырга ярамый.

Сигезенче ысул: Саф һавада йөреп керү

Урамга чыгып бераз йөреп керергә кирәк. Физик йөкләнешләр кичәге чараның «нәтиҗәләре» белән тизрәк көрәшергә ярдәм итәчәк, ә саф һава сезне бик тиз кире үз хәлегезгә кайтарачак.

Тугызынчы ысул: Ашап алу

Авыртуны баса торган «төймә”ләр эчәргә ярамый. Әмма уянгач ике сәгатьтән соң гына ашарга кирәк. Майлы ризык организмга тагын да ныграк йөкләнеш бирәчәк, шуңа күрә яңа ел салатларын икенче якка калдырып торырга туры киләчәк. Мәсәлән, дөге боткасы ашарга мөмкин. Дөге — ашказаны-эчәк трактыннан зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерә торган матдә.

Унынчы ысул: Исләр иснәү

Эфир майлары — тиз арада рәткә килүнең тагын бер ысулы. Күңел болганудан һәм хәл бетүдән хуш исле бөтнек мае коткарачак, грейпфрут мае — энергия бирәчәк, ә тынычлап йокларга чыршы мае ярдәм итәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100