news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Махмырдан котылуның бердәнбер ысулы нинди?

Махмырдан кеше үләргә мөмкин.

news_top
Махмырдан котылуның бердәнбер ысулы нинди?
https://pixabay.com

Табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников «Россия 1» каналы эфирында махмырдан — постинтоксикацион халәттән — котылу ысуллары турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости яза.

«Махмырга җиткермәскә кирәк — бу сез эшли алырдай бердәнбер ысул. Махмырдан котылу өчен бер тылсымлы ысул да юк», — ди табиб.

Аның сүзләренчә, махмырдан кеше үләргә мөмкин. Мәсәлән, өлкән яшьтәгеләр бигрәк тә.

Канда алкоголь күләме кимегәч, кешенең хәле китә, ди Мясников. Мондый халәт делирий — үлем ихтималы 30 процент булган халәт барлыкка китерә, ди ул.

Белгеч әйтүенчә, күп итеп алкоголь куллану кандагы электролитлар чыгып бетүгә китерә. Аларның микъдарын торгызу гына бәйрәмнән соң киләсе иртәдә авырмауга гарантия булмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар