Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәгъсүм Гәрәев: «Эльдар Рязановка «Ирония судьбы» фильмын төшерергә идеяне мин бирдем»

«Интертат» электрон газетасы татар журналистикасында үз эзен калдырган, тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыруны дәвам итә. «Татар журналисты» сәхифәсенең чираттагы кунагы – журналистларга канат куйган, күп еллар «Ватаным Татарстан» газетасында эшләгән журналист, публицист-язучы, педагог Мәгъсүм Гәрәев.

news_top_970_100
Мәгъсүм Гәрәев: «Эльдар Рязановка «Ирония судьбы» фильмын төшерергә идеяне мин бирдем»
Рамил Гали, Мәгъсүм Гәрәевнең шәхси архивы. Дизайн - Светлана Щеглова.

«Журналист кешегә бик тә төгәл, сизгер, үткен күзле булырга кирәк»

– Мәгъсүм абый, «Җаның кыйбатмы, малыңмы?» дигән китабыгызны укып чыкканнан соң, Сез – үзегез белән горурлана белә торган журналист, дигән хис калды. Чын журналист нинди булырга тиеш соң?

– Чын журналистика ул – тормышта булган барлык вакыйгаларны вакытында тота алу. Иҗатында алар турында укучыларга аңлаешлы итеп, кыскача сөйләп бирә белүче. Уйлап чыгару, фантазиягә урын юк.

Журналист булып туарга кирәк. Университетта укыталар, дип әйтәләр. Университетта журналистикага, язучылыкка укытып булмый. Анда укыйлар, өйрәнәләр. Андагы галим, белгечләр юнәлеш бирә. Аннан соң үзең яраткан өлкәне сайлап аласың һәм шул өлкәдә эшли башлыйсың.

Журналист кешегә бик тә төгәл, сизгер, үткен күзле булырга кирәк. Башкалар күрә алмаганны журналист күрә алмый икән, ул инде чын журналист түгел. Журналистика мине коеп яңгыр яуганда аның тамчылары арасыннан чыланмыйча чыгып китәргә, үткен пычаклар өстеннән яланаяк барып, аякларны кистермичә йөрергә өйрәтте.

Журналистикага кереп китүем очраклы түгел. 6нчы класста укыганда «Кызыл Татарстан» газетасында «Безнең бакча» дигән мәкаләм басылып чыкты. Шуннан соң бөтен авыл минем турында сөйли башлады. Шул вакытта ук: «Зур-зур мәкаләләремне кайчан яза, чыгара алырмын икән?» – дип уйландым. Ләкин ул көннәргә әле бик ерак иде.

10нчы классны тәмамлаганда «Яшь сталинчы» газетасы (хәзерге исеме – «Татарстан яшьләре») чыга башлады. Анда да минем мәкаләләрне бастырдылар. Журналистика мине төрле кешеләр белән очрашырга, аларны өйрәнергә этәрде. Шул ук вакытта, чын журналист булыр өчен, күп белергә кирәк.

– Күп белү, димәк, өстәмә китаплар уку...

– Һәм кешеләр белән аралашу. Син минем ничә китабымны күрдең?

– Бер калын китабыгыз.

– Минем бит алар дүртәү…

– Беләм. Бөтенесе булмаса да, берсе бар.

– Мин – Татарстан журналистларыннан Мәскәүгә СССР Фәннәр академиясенең президентларыннан интервью алырга барган бердәнбер иҗатчы.

– Юлларын таптыгызмы?

– Юлны табарга кирәкми, аның юлы ачык иде. Мстислав Келдыш, Анатолий Александров, Гурий Марчук кебек бөек математиклар белән әңгәмә кордым. Алар белән уртак тел табарга үзеңнең дә азмы-күпме шул өлкәдә белемең булырга тиеш. Ә мин физика-математика факультетында укыдым.

Студент кешегә акча кирәк бит. Группадашларым вокзалга барып, вагон бушатты, урам себерде, кибеттә каравылчы булып торды, ә мин радиога, газеталарга хәбәрләр яздым. Көн саен редакцияләргә кереп йөри идем. Менә шул вакытта миңа бик әйбәт кешеләр очрады. «Кызыл Татарстан» газетасында җаваплы секретарь булып эшләгән Габделхәй Хәбиб миңа спорт темасына яза башларга киңәш итте. Сүз уңаеннан, ул үзе дә спорт турында яза торган беренче татар журналисты иде. Шуннан соң, хоккей, футбол ярышларына йөри башладым, мине түләүсез кертәләр иде.

«Ә театрга, концерт залларына мөмкин булырмы?» – дип уйлап куйдым. Спорт белән бергә сәнгать турында да яза башладым. Бүген тапшырган материалың икенче көнне газетада басылып чыга иде.

Аннан соң, мин йөрергә бик ярата идем. Сахалиннан Калининградка кадәр мин аяк басмаган җир калмады. Татарстанда эшләүче журналист Мәскәү рөхсәтеннән башка күрше республика, өлкәләргә чыгып китә алмый иде. Мин шуның юлын эзләп таптым. Аэропорт, «Аэрофлот» кешеләре белән таныштым. Шушы кешеләр миңа самолетта йөрергә бушлай билет бирде. Әмма бер шарт белән: каядыр барып кайтканнан соң, аларның кешеләре турында да (очучы, стюардессалар һ.б.) язарга кирәк.

«Социалистик Татарстан» (хәзерге исеме – «Ватаным Татарстан) газетасы редакторы Шәмси Хамматов – бик тә әйбәт, акыллы һәм бик күп белә торган җитәкче, журналист иде. Ул мине эштән җибәрә иде. Мин барган җиремнән татарлар турында язып кайттым. «Аэрофлот»ның, редакциянең дә бурычын үтим, фамилиям дә басылып чыга.

Кузбасска күп йөрдем. Анда эшләүче шахтерларның 60 проценты – татарлар. Кузбасс шахтерлары арасында беренче булып Социалистик Хезмәт герое булган кеше – Кукмарадан Гыйльметдин Идрисов иде. Мин аны таптым, аның турында очерк яздым. Кая гына барсам да, милләттәшләрем турында онытмыйча, алар башкарган эшләрне күреп йөри идем. Ул вакытта фотога да төшерү авыр, үзләреннән фотолар сорап алып кайта идем.

Севастопольдә татарлар арасында матрослардан бердәнбер Советлар Союзы Герое – Асаф Абдрахмановтан да интервью алдым, чыгышы белән ул – Әгерҗе районыннан.

«Җитәкчеләр эшкә кызыктыра һәм ярдәм итә белде»

– Журналистикада остаз дип кемне әйтә аласыз?

– Остазларым күп. 1957 елда Татарстан радиосында эшли башладым. Радиожурналист Кыям Янгулов сүзләр белән ничек эшләргә кирәклеген өйрәтте. Редактор буларак, ул бервакытта да минем текстларны төзәтмәде, җөмләләр астына сызып кына куя иде. «Болар турында уйла, үзең төзәт», – дип кенә әйтә иде.

Шәмси Хамматов – мине бик күп нәрсәгә өйрәтте, без аның белән бик күп еллар бергә эшләдек. Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировтан тел байлыгына өйрәндем. Яшь аермабыз 40 ел булса да, без аның белән дуслар идек. Гаиләләр белән бер-беребезгә кунакка йөрештек. Гомәр абый картайгач та, аны карап тордым.

Радио журналисты булырга, зур кешеләр белән аралашырга өйрәткән кеше – Мәскәү радиосының Татарстан буенча хәбәрчесе – Абрам Кринкин. Ул мине министрлар, КПСС өлкә комитетының секретарьләре, бүлек мөдирләре янына алып бара иде. Элек йөрү өчен машиналар да юк иде, аңа ияреп йөрү өчен, 16 килограммлы магнитофонын күтәреп бардым. Шул магнитофон белән эшләргә, кешеләр белән эшләү тәҗрибәсенә өйрәндем.

Татарлардан беренчеләрдән булып футбол, хоккей ярышларыннан репортажлар яздым, Бөтенсоюз комментаторы Николай Озеров бар иде, мине исә «татарның Озеровы» дип йөрттеләр. Радиода 10 ел эшләп танылдым. Ул чорның җитәкчеләре бик шәфкатьле һәм Татарстан журналистикасы турында кайгырта торган кешеләр иде.

Шәмси Хамматов мине байтактан күзәтеп, сынап йөргән икән. Берсендә, Ульянов-Ленин исемендәге Үзәк стадионга футбол уенына бергә бардык. Аннан соң: «Тәмам хәлдән тайгансың бит син», – диде, хәйләкәр елмаеп. Сүз куерта-куерта, Бауман урамындагы 19нчы йортка таба барабыз. «Син дә, Гәрәев, пенсиягә чыгарсың. Ишегалдында күршеләрең белән сөйләшеп торган чакларың булыр. Журналист булып эшләгәнеңне әйтерсең. Кордашларыңның язганнарыңны укыйсы килер. Ә алар юк, сөйләгәннәрең әллә кайчан һава очкан. Газета журналисты басылган әсәрләрен саклый. Шуның белән киләчәк буынына горурланырлык иҗат мирасы калдыра», – диде. Шәмси Хамматов белән тагын берничә очрашудан соң, 1967 елның 18 мартында «Социалистик Татарстан» газетасында эшли башладым. Менә ничек кызыктыра беләләр иде!

Ташып торган энергияне кая куярга белмичә, Казандагы завод-учреждениеләрнең ничек эшләве турында төнге репортажлар яза башладым. «Журналист профессиясен үзгәртә» дигән рубрика керттем.

Радиода эшләгәндә, аның җитәкчесе – Михаил Долговның да миңа карата мөнәсәбәте үзенчәлекле булды. Анда эшләүче өлкән журналистлар Мөхәммәт абый Хәмитов белән Кыям абый Янгулов кинәттән төнлә авырып киткәннәр һәм икесен дә ашыгыч рәвештә больницага салганнар икән. Көн саен кич белән эфирга чыга торган соңгы хәбәрләрне әзерләргә кирәк. Михаил Филиппович бу вазифаны миңа йөкләде. Өлкәннәр ярдәме белән хәбәрләрне әзерләп өлгерттем. Хәбәрләрне дикторлар Әминә Сафиуллина белән Айрат Арсланов укыды.

Икенче көнне Михаил Филиппович:

– Институтны тәмамлагач, укытучы итеп авылга укырга җибәрерләр. Мәктәп директорыннан да зуррак кеше була алмассың. Директор да була алмассың әле, әтиең халык дошманы бит. Радиода эшләсәң, районнарга кайтасың, райком секретаренә алып кереп китәләр, «корреспондент килгән» дип, артыңнан чабып йөриләр, кунакханәгә урнаштыралар... Бөтен районнарда баш булып йөрерсең, – диде.

Әнигә әйтмичә генә ризалык бирдем. Менә шулай кызыксындыра беләләр һәм ярдәм итәләр иде өлкәннәр.

«Һәр кешегә ачкыч таба идем»

– Журналист шаблонга ябышып ятарга тиеш түгел, – дип дәвам итте сөйләвен Мәгъсүм абый. – Минем 4 китабым бар, дидем. Анда мин эшләгән заманда яшәгән һәм дөнья күләмендә танылган кешеләр дә урын алган. Аның нәрсә икәнен күп кеше аңламый. Мин шушы кешеләр аркылы үземне ачтым: сәнгать, спорт, фән дөньясын белдем. Һәрберсе белән фотога төштем. Андый кешеләр белән аралашыр өчен гаҗәеп дәрәҗәдә тапкыр һәм сизгер булырга кирәк.

Мәсәлән, Михаил Жванецкий дигән язучы-сатирик бар иде. 1993 елда Казанга килде. Опера һәм балет театрында кичәсе булды. Журналистлар белән аның чыкканын көтеп торабыз. Берзаман, чыкты да бу: «Таралышыгыз, сезгә сөйләрлек хәлем калмады. Арыдым», – диде. Инде борылып китте дигәндә, мин: «Бер минутка мөмкинме Сезне», – дип сүз каттым. «Михаил Михайлович, неужели у Вас нет несколько ласковых слов тому народу, который вырастил прекрасную Вашу жену Венеру?» – дидем. Мине кочаклап, бүлмәсенә алып кереп китте. 45 минут сөйләшеп утырдык. «Без Венера белән дус яшибез. Ләкин өйдә бер мәсьәләдә бәхәс чыга. Улыбызның исеме Мәгъсүм (Максим). Венера аны татар малае дип әйтә, мин яһүди, дим. Шуны гына хәл итә алмыйбыз», – диде. «Где татарин, там еврею делать нечего», – дигән идем, тагын кочаклап алды.

Менә шушы яһүди белән сөйләшә һәм аңа ачкыч таба алдым. Икенче көнне «Шәһри Казан»да шушы очрашуыбыз турында яздым.

Интервью алырга барганда булачак героеңны шәп белергә тиешсең. Шунсыз син аны «ача» алмыйсың. Дусларым арасында СССРның халык артистлары Мстислав Ростропович белән Галина Вишневскаяны атый алам.

Беләсеңме, бөек кешеләрдән автограф белән китап сорап алу культурасызлык санала.

– Ник алай?

– Әгәр ул сине хөрмәт итә икән, үзе сиңа китабына автографын язып бирә. Менә шул хөрмәткә ирешергә кирәк. Галина Павловна белән теплоход палубасында бергә туры килдек. Сүзне үзем башладым. «Бездә бик күп матур татар кызлары бар. Аларга үземнең автографны язып, Сезнең китапны бүләк итәргә туры килә», – дим. Галина Павловна елмайды да: «Никогда не думала, что у меня в Казани есть «любовник». Вы достойны моей книги!» – диде. Сумкасыннан чыгарды да, автографын язып, китабын бүләк итте.

Берлинда Плётцензее төрмәсендә Муса Җәлил утырган камерага кергән беренче кеше – Советлар Союзы Герое Илья Сьянов. Аның белән Сочида очраштык. Миңа хәзер шушы кеше турында язарга кирәк. Ә бу шулкадәр сүзгә саран кеше булып чыкты. Сөйләтеп булмый. Көннәр буе комлыкта кояш астында ятабыз. Мин сөйлим, сөйлим... Өченче көнгә киткәч, бу: «Товарищ Гәрәев, ты мне надоел. Когда закончишь свою болтовню?» – ди. Мин ыкы-мыкы килеп торган арада: «Вот ты послушай меня, сейчас я тебе расскажу», – дип, теле ачылды. Муса Җәлилнең камерасына ничек кергәнен – барысын да сөйләп бирде. Шәп итеп язып чыктым. Журналистиканың эшләү алымнары төрле!

– Хәйләкәр булырга кирәк монда.

– Әлбәттә. Мин нинди генә кешеләр белән очрашмадым! Иосиф Кобзонның китабы минем сүзләр белән башлана. Без аның белән шулай ук дуслар идек. Аңа СССРның халык артисты исеме бирелгәннән соң Мәскәүдә очраштык та, котладым. «Признание, популярность, слава приходят не с званиями, а с знанием», – дидем. Китабында ул: «Слова Казанского журналиста и писателя Магсума Гараева были моим лучшим спутником в творческой жизни», – дип язган.

Гомумән, мин яһүдиләр белән сөйләшергә яратам, чөнки алардан күп нәрсәгә өйрәндем. Алардан көнләмим, аларның акылына шаккатам һәм һәрвкыт яһүдиләр белән татарларны чагыштырам.

Чистайдан Зареус Шихморзаева белән дә якын дуслар без. Ул – Паганини скрипкасын тотып, уйнап караган дөньяда бердәнбер кеше. Италиядә 5 елга 1 тапкыр ир-ат скрипкачыларның Паганини призына конкурс үтә. Берсендә ул да катнаша һәм җиңеп чыга. Аннан: «Сиңа нинди музыка уен коралын бүләк итик?» – дип сорагач, ул: «Мөмкин булса, Паганини скрипкасын тотып карар идем», – ди. Менә нинди акыл! Тотып карау гына түгел, 1 минут уйнарга да рөхсәт итәләр. Аңа бу вакытта 22 генә яшь була. Музыка ул – тавышлы һава, дигән идем, «ах» итте Зареус. Менә шулай итеп, кешенең эчке дөньясына керәсең, ышанычын яулап аласың икән, ул синнән уй-фикерен яшерми.

Евтушенкога китап язарга, Рязановка фильм төшерергә идея бирү турында: «Мин үземне вак-төяк журналистлар белән чагыштыра алмыйм»

– Мәгъсүм абый, журналистлар үз-үзләрен таныта беләме?

– Һәр иҗат кешесе фәкать үзен үзе генә таныта ала. Моны башка беркем дә эшли алмый. Журналист буларак, үз юлың булырга тиеш. Син беркемне дә кабатларга тиеш түгелсең. Кешенең фикерен алырга мөмкин, ләкин аныңча эшләргә тиеш түгелсең. Икенче кеше бит син! Үз юлыңнан барырга тиеш. Татар журналистлары, язучылар бер фикерне ишетеп ала да үзләренә күчерә дә куя. Фикерен ал да, шуның икенче ягын ачып сал. Шул вакытта таныласың. Кеше эшләгәнчә эшләсәң, танылып булмый. Минем дәрәҗәдә эшли ала торган журналист яки язучы эшенә тотынмыйм. Аны алар эшләсен.

Менә беркем дә Евгений Евтушенкодан аның татар бабасының математика укытучысы икәнен УНИКС сәхнәсендә сөйләтә алмас иде, чөнки Татарстанга килгәч, ул безнең язучылар, шагыйрьләр белән очрашмады.

Китапларым чыккач та, Евтушенкога бүләк иттем. Үзе белән Америкага алып китте. Кыстый торгач, ул да китап язды. «Весь Евтушенко» дип атала. Мәскәүгә кайткач, «Культура» каналында китабын күрсәтте дә: «Это идея моего друга со студенческой скамьи Магсума Гараева», – дип, ярты сәгать буе минем турыда, 2 китабымны күрсәтә-күрсәтә сөйләде. Әгәр әсәрләре дөньяның 97 теленә тәрҗемә ителгән кешегә китап чыгарырга идея биргәнмен һәм ул аны үзе әйтә икән, мин үземне вак-төяк журналистлар белән чагыштыра алмыйм.

– Үз дәрәҗәгезне беләсез!

– Ничек белмәскә?! Иосиф Кобзон китабын минем сүзләр белән башлый икән... «Ирония судьбы, или С лёгким паром» фильмын күргәнең бармы?

– Бар.

– Шушы фильмны төшерергә атаклы кинорежиссер, СССРның халык артисты Эльдар Рязановка идея биргән кеше – мин. Рязанов белән мин шулай ук дус идем. Студент вакытында «Родина» кинотеатрында кино сөючеләр клубы оештырдым. Яңа фильмны күрсәткәндә, Мәскәүдән килгән кунаклар белән очрашулар булды. Шул очрашуларның берсендә Эльдар Рязанов та килде. Тормышымда иң истә калган вакыйганы сөйләвемне сорады.

Җиңү көне алдыннан редактор Балык Бистәсе районына барып, «Победа» колхозын тәнкыйтьләп язарга бирем бирде. КПСС райкомының беренче секретаре Василий Корнеевка максатымны аңлаттым. Ул мине Балык Бистәсе «Победа»сына түгел, Лаешныкына җибәргән. Лаешта колхоз рәисе Абдрахманов белән сөйләшәбез. «Синең бакчаң бармы? Баштан шунда барып кайтыйк» – ди. Бакчамда тәртип иде. Бардык, су коендык. Өйгә кадәр алып кайтты бу. Әйтәсе сүзләрең бармы, дигәч: «Василий Яковлевичка рәхмәт әйт», – дидем. «Ул Лаеш районы секретаре бит! Бездә башка секретарь», – дип әйтеп салды. Баксаң, Лаеш районында да, Балык Бистәсендә дә «Победа» колхозы бар икән! Шушы вакыйганы Рязановка сөйләдем. «Моннан искиткеч фильм төшереп була!» – диде.

Әнә шундый бөек кешегә классик фильм төшерергә идея бирә алганмын икән, нишләп әле вакланып йөрергә тиешмен? Фильмның премьерасы Казанда булды. Анда Рязанов мине күрсәтеп, барысын да сөйләп бирде.

– Күп шәхес белән таныш булгансыз һәм барысы белән фотога төшкәнсез.

– Тарихта калсын, дип төшә идем. Татар журналистлары һәм язучылары ул бөек кешеләр белән фотога төшү турында хыяллана да алмый, күбесенең фамилиясен дә белмиләр. Минем һәр фотомның паспорты бар: кайда, кайсы көнне кем белән төшкән. Менә хикмәт нәрсәдә.

«Татар журналистикасы үлмәсен өчен, үткен каләмле журналистлар кирәк»

– Журналистикада нәрсәләрне үзгәртер идегез?

– Яхшы журналистлар кирәк. Совет заманында күп нәрсәләрне язарга ярамады, цензура булды. Шул вакытта да җаен табып яздык. Татар журналистикасы үлмәсен өчен, үткен каләмле журналистлар кирәк. Аларны әзерләүче кешеләр кирәк. Булачак журналистларны Казан университетында укытып, яхшы журналистлар әзерләп булмый. Шуңа бик яхшы мисал – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистларының Михаил Щепкин исемендәге Югары театр училищесында укып кайтуы. Шуннан соң Нәҗибә Ихсанова, Туфан Миңнуллин, Равил Шәрәфи, Ринат Таҗетдинов һ.б. кебек чын артистлар кабынды. Аларны дөньяның классик артистлары укытты.

– Нигә Мәскәүдә генә өйрәтә беләләр соң, үзебезнекеләр Казанда өйрәтә белми?

– Чөнки өйрәтүче кеше үзе күп нәрсәне белергә, танылган шәхес булырга тиеш. Кешене язарга өйрәтеп булмый. Кешенең дөньяга карашын киңәйтеп була. Сәләтле кешеләрне табып алып, алар зур кешеләрдән өйрәнергә тиеш. Шул вакытта татар журналистикасы алга китәчәк.

Язарга өйрәтеп булмый, мисаллар белән сөйләп, яшьләргә белем бирергә, үзеңнең һөнәреңә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк. Мин журналистика факультетында, төп эшемнән аерылмыйча, 20 ел укыттым. Аюны велосипедта һәм мотоциклда йөрергә өйрәтәләр, ләкин аюдан бервакытта да спортчы чыкмый, дип әйттем һәм әйтәм.

– Сез укытканда журналистлар әзерләп чыгара алдыгызмы?

– Әзерли алдым. Бик сөенәм. Шалтыратып торалар, киңәш сорыйлар. Ләйсән Сафина, Лилия Заһидуллина, Эльвира Хөснетдинова, Эльвира Фатыйхова, Ленар Шәех, Линар Закиров һ.б. исемнәр бик яхшы таныш.

– Журналистның престижын арттыру өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Җитәкчеләрнең журналистикага мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк. Бөтен дөньяны алар күреп йөри бит, алардан күп нәрсә тора. Журналистика факультетына игътибарны арттырырга, журналистларның хезмәтен бәяләргә, хезмәт хакларын арттырырга кирәк. Булган нәрсәне генә сөйләп йөрү килешми.

Мин, СССРның Тышкы эшләр министрлыгында курсларда укыгач, 39 чит ил журналистлары белән хезмәттәшлек иттем (Америка, Англия, Канада, Франция, Кытай, Япония һ.б.). Көнбатыш журналистлары белән тәҗрибә алмашу, аралашу – үзенә бер академия иде.

– Җиңелүне кабул итәсезме?

– Язмалары минекеннән яхшырак булса, мин бик сөенәм. Ул шәп язган, укучыга азык биргән. Икенчедән, димәк, миңа конкурент бар, мин аны узып китәргә тырышырга тиеш. Көндәшем булмаса, мин үз урынымда гына туктап калыр идем, ә ул мине уйланырга, тагын да яхшырак эшләргә, эзләнергә этәрә. Ләкин көндәшемнең юлы белән түгел, икенче юл белән. Аның бернинди зыяны юк.

Һәрхәлдә, журналистның төп бурычы – киң катлам укучылар белмәгән нәрсә турында язу. Табарга, эзләнергә кирәк. Кеше күргәнне генә язу җитми. Менә, мәсәлән, Илһам Шакиров турында «матур, моңлы җырлый» дип, китаплар яздылар. Аның бөеклеге нәрсәдә? Аны беркем дә белми, миннән башка беркем дә язмады. Илһам Шакиров Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаганнан соң, Сарманга кайта да беренче секретарьгә керә: «Кичен Ык буена район халкын җыеп булмас микән? Мин монда туып үстем, халык мине үстерде. Барысына да бүләк алып бирергә акчам юк һәм булмаячак. Мин аларга бүләк бирәсем килә», – ди. Шуннан соң яр буен тутырып кешеләр җыела. Ул вакытта микрофонга җырлау юк. Илһам Шакиров елга ярына менеп баса да таң атканчы җырлый. Менә шулай җырлады, дип әйтүе җиңел, ләкин нәтиҗәсен чыгара белергә кирәк. Илһам – шушы концерты белән Советлар Союзында стадионнарда һәм ачык һавада концерт бирүне башлап җибәргән беренче кеше. Менә аның бөеклеге кайда! Бөтен Совет артистларын шуңа өйрәткән кеше ул, моны аңлый белергә акыл кирәк.

– Татар журналистикасы турында фикерегез? Яшьләргә киңәшегез?

– Фикер бер генә: әгәр матбугаттагы язмада яңалык күрмим икән, ахырга кадәр укып та тормыйм. Журналист булган вакыйгаларны сөйләп, язып барудан тыш, яңа, кызыклы фактлар белән тулыландырырга, үз фикерен әйтергә тиеш. Шулай эшләгәндә алга китеш була.

Яшьләр эзләнсен, дөньякүләм дан тоткан журналистларның язмаларын укысыннар. Телевидениедә ничек итеп тапшырулар әзерләргә, алып барырга кирәк – моңа «Культура» каналы үрнәк, шул каналны карасыннар иде. Үзара бәхәсләшсеннәр, бәхәстә дөреслек туа. Шул вакытта журналистика бер адым алга китәр. Социаль челтәрләрдән «шулай булган, болай булган» дип, күчереп язып утырсалар, журналистика үлә генә.

Татар журналистикасының киләчәге – яшьләр кулында. Журналист һәрвакыт фәкать фактлар, дәлилләр белән генә сөйләргә, язарга тиеш. Һәр чорның үз талантлары була. Журналистиканы яраткан кешеләр татар журналистикасын үстерүдә кызыклы һәм моңа кадәр булмаган вакыйгалар турында язарга алынсын иде. Журналистиканы әти-әниең, балаларың, хатыныңны яраткан кебек яратканда гына синнән яхшы журналист чыга.

– Үзегезнең тормыш юлыгыз турында да сөйләгез әле. 

– Мин, халык дошманы малае буларак, бик күп авырлыклар кичердем. Партиягә алмыйча да аптыраттылар. Ә иҗатым ягыннан бик бәхетле кеше. Бөтен туганнарым, мәрхүмә әнием башкарган эшләремне күрде: әтиемнең гаепсезлеген раслаган документларны күреп калдылар.

Сочида үсә торган бөтен дөньяга билгеле Дуслык агачына герой шагыйребез Муса Җәлил исемле ботак ялгап, курорт шәһәрнең мактаулы гражданы булдым. Шахтерлар турындагы очеркларым мине Прокопьевск шәһәренең Мактаулы шахтеры итте.

– Хәзер язмалар, китаплар язмыйсызмы?

– Юк, язмыйм. Артистларда мондый формула бар: сәхнәдән 1 атна соңга калып киткәнче, 2 ел алдан китүең хәерлерәк. Мин хәзер шундый дәрәҗәгә ирештем. Миңа хәзер яңа ачышлар, кеше белмәгән фактлар язарга кирәк. Әнә шуларсыз язма була икән, кеше: «Гәрәев мондый пустяк та язып йөргән икән ул», – диячәк. Ә миңа андый сүз кирәкми.

  • Мәгъсүм Гәрәев – (1935 елның 7 феврале Питрәч районы, Шәле) – журналист, язучы-публицист, педагог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2005). Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1999 елдан). Журналистикада өзлексез эш стажы 60 ел.
  • 1935 елның 7 февралендә Татарстан АССР Питрәч районы Шәле авылында 4 балалы укытучы гаиләсендә туган. Әтисе – Гәрәй Шакир улы Шакиров, әнисе – Мәликә Гайнетдин кызы.
  • Шәле урта мәктәбен тәмамлагач (1953), ВЛКСМның Питрәч райкомында эшли. 1956 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Икенче курста Татарстан радиосында даими эшли башлый. 1967 елның 18 мартыннан «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында эшли.
  • 1991-1995 елларда – «Татарстан хәбәрләре»» газетасында икътисад бүлеге мөхәррире. 1995-1998 елларда «Шәһри Казан» газетасында хезмәт итә. 1998 елдан «Чаян» журналының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. Бер үк вакытта 20 ел Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында укыта. 1999-2001 елларда җәмәгать тәртибендә Татарстанның Аксакал язучылар шурасын җитәкли.
  • Автопортрет (татар әдәбиятында яңа жанр) жанрында язылган дүрт китап авторы: «Мин, Чуен Гәрәй малае: автопортрет (дилогия)», «Җаның кыйбатмы, малыңмы?..», «Яшәсен Мин!..», «Мәгъсүм Гәрәев әкәмәтләре». Париждагы төп китапханәгә сорап алдылар.
Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 2 июнь 2023
    Исемсез
    Шулкадәр мактанчык, ничек оялмый гына
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100