news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Магниторскида торак йортта шартлау мизгеле видеорегистраторга эләккән

Магниторскида торак йортта шартлау мизгеле видеорегистраторга эләккән

news_top
Магниторскида торак йортта шартлау мизгеле видеорегистраторга эләккән
Магнитогорскида җирле вакыт белән 6.00 сәгатьтә Карл Маркс урамы, 164нче йорт адресы буенча урнашкан торак йортның бер подъезды җимерелеп төште. Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе – көнкүреш газы шартлау. Бу вакытка хәрәбәләр астыннан 4 кеше коткарылган, 4 мәет табылган. Бу подъездда 110 кеше яши дип теркәлгән. Шуңа күрә җимерекләр астында берничә дистә кеше булырга мөмкин.

74.ru сайты шартлау мизгелен төшереп алган видеорегистратор язмасын урнаштырган.


Чиләбе өлкәсе прокуратурасы Магнитогорскида көнкүреш газы шартлау факты буенча тикшерү эшләре башлады. Шартлау нәтиҗәсендә торак йорт подъезды җимерелеп төште һәм берничә кеше һәлак булды, дип хәбәр ителә прокуратура сайтында.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар